Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җыен җанлы узды (+фоторепортаж)

Тар урам, светофор, каты су һәм балалар бакчасы ремонты

19 февраль көнне район мәдәният үзәгендә Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахмановныӊ алдагы елда эшләнгән эш нәтиҗәләре чагылдырган чыгышы тыӊланды. Докладтан күренгәнчә, шәһәр җирлегендә бүгенге көндә барлыгы 8 меӊ 669 кеше яши, 2 меӊ 585 хуҗалык бар. Көек авылында яшәүчеләр саны 156 кеше,  40 хуҗалык бар, Курмала авылында исә 44 хуҗалыкта 162 кеше яши.

2018 елда Балтач җирлегендә 76 бала дөньяга аваз салган, 82 кешенең үлеме теркәлгән, димәк бу өлкәдә тискәре үсеш күзәтелә. Яӊа гаилә төзүчеләр саны да, алдагы ел белән чагыштырганда кимегән. Шәhәр җирлегендә 2017 нчы елда язылышу турында таныклыкны 47 пар алса, 2018 елда бу сан бары 32не генә тәшкил итте. Дөрес, аерылышучылар саны да кимегән, 2017 елда – 22пар, 2018 дә 19 пар аерылышу чигенә барып җиткәннәр. Балтач шәһәр җирлегендә барлыгы 2046 пенсионер яши, шуларның 3се Бөек Ватан сугышы ветераны, 69 тыл ветераны бар. 32 егетебез армия сафларында хезмәт итә. Җирлектә барлыгы 3 меӊ 214 эшче кул исәпләнә, шуларның 274е үз эшләрен оештырып эшли, 175 кеше эшсезләр хисабында йөри. Җитмәсә, 65 кеше беркайда да эшләргә уйламый да икән.

Төрле сезонлы эшләрдә 136 кеше катнаша. Шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе чыгышыннан күренгәнчә, җирлектә эшмәкәрлекне үстерү, халыкны эш белән тәэмин итү буенча чаралар күрелә, әмма әле аларныӊ җитәрлек булмавын да танырга кирәк.

Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин үзенеӊ чыгышында районда 2018 елда алып барылган эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Начар ел булмаса да, һава шартларыныӊ игенчелек өчен бик кулай булмавы, җитмәсә, төп табыш китерә торган сөткә сатып алу бәяләренеӊ кискен төшүе үзен сиздерде, бу гомуми җитештерелгән продукция күләменә турыдан-туры йогынты ясады, диде район башлыгы. Районда тормыш шартларын яхшырту, юлларны төзекләндерү буенча, республика Президенты программаларына уӊышлы кушылып, төзелеш өлкәсендә күләмле эшләр башкарылган. Барлыгы ел дәвамында 904 млн. сум төзелеш эшләре алып барылган. Алар арасыннан иӊ әһәмиятлеләре – Балтач гимназиясенә, үзәк китапханә бинасына капиталь ремонт үткәрү, Борнак авылында мәктәп һәм балалар бакчасын берләштергән күпфункцияле үзәк төзү, Мельничная авылында яӊа фельдшер-акушерлык пункты ачу һәм башка төзелешләр. Рамил Нотфуллин  2019 елга төп бурычыбыз районыбызда җитештерелә торган продуктның күләмен 10 млрд. 962 млн. сумга җиткерү кирәклеген искәртеп узды. Шуның нигезендә районда уртача айлык хезмәт хакын 21 мең 800 сумга, халыкның уртача айлык кереме 17 мең 300 сумга җитәр диеп фаразланачак, диде.

Соӊгы еллардан аермалы буларак, бу җыен чагыштырмача җанлы узды, дип әйтергә була. Югыйсә, җыелышта авызга су кабып утырабыз да, чыккач, безне тыӊлаган кеше юк яисә өстәгеләр «тегеләй-болай» эшлиләр, дип урынсыз һәм исемсез язмаларыбызны социаль челтәрләр аша таратабыз. Бер караганда рәхәт бит, дөресме, дөрес түгелме, сүзеӊне дә әйтәсеӊ, син әйткәнне дә белмиләр. Әйтелгән фикерләрнеӊ күбесеннән шәһәр җирлеге башкарма комитеты һәм район җитәкчелеге хәбәрдар булса да, халыктан ишетелгәч, ул эшкә кулланма буларак кабул ителде.

Бистә зурая, инде яӊа урамнар аша да автобус маршрутын ачу мәсьәләсе көн тәртибенә куела, әмма әлегә моның бер көндә генә хәл ителмәячәге билгеле.

Нариман урамында урнашкан икенче номерлы балалар бакчасына ремонт үткәрү дә бик кирәк, әмма бу программага керүнеӊ үз таләпләре бар. Район башлыгы, бу мәсьәләне берничә ел күтәреп карасак та, бакчаныӊ төзелгән елыныӊ чагыштырмача «яшь» булуы итәктән тарта, әмма без республика оешмаларына мөрәҗәгать итүләребезне туктатмаячакбыз, диде. Бистәнеӊ СМУ микрорайоны ягында яшәүчеләрне иӊ борчыган мәсьәлә, ул эчәргә яраклы су белән тәэмин итү. Бу да бер көндә генә хәл ителә торган түгел, чөнки скважина казып, катылык ягыннан туры килә торган су табу бик четерекле мәсьәлә. Су башняларына төрле чистарткычлар кую да кулай түгел, беренчедән, ул суныӊ үзкыйммәтен күпкә арттырачак, икенчедән бу су эчәр өчен генә түгел, яшелчәләргә сибәр өчен, башка төрле көнкүреш ихтыяҗларына тотылачак. Ничек кенә булмасын, бу мәсьәләне киләчәктә ныклап өйрәнеп, хәл итмичә булмый, бу турыдан-туры кеше сәламәтлеге белән бәйле.

Бистәнеӊ элеккеге елларда салынган урамнары бүгенге машина ташкынын инде сыйдырмый, шуныӊ өчен кайбер урамнарны берьяклы хәрәкәт итү өчен көйләргә кирәклеге турында тәкъдимнәр булды. Ә инде редакциябез чатында светофор кую мәсьәләсе республика юл куркынычсызлыгы фондына тәкъдим итеп җиткерелгән, ул уӊай хәл ителер, дип ышанабыз.

Гомумән алганда, җыен турында фикерләрнеӊ күбесе уӊай иде, ни дисәң дә, күзгә-күз карашып аралашу, фикереӊне җиткерү һәм бу тәкъдимнәрнеӊ киләчәктә тормышыбызны яхшырту юнәлешендә бер адым булачагын белү һәм  җитәкчелекнеӊ эшчәнлеген яхшыртуга этәргеч бирәчәгенә ышану, ул хакимияткә дә, халыкка да бик кирәк.


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык җыены