Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җыр белән яши ул

Без яшь чакта авыл клублары бердәнбер агарту учагы, егет-кызлар өчен күңел ачу, ял итү урыны иде."Әйдәгез", - дигән сүз җитә торган иде, бар халык дәррәү кубып, тупырдап бии башлый. Рәхәтләнеп, бии-җырлый торган идек. Бар иде, рәхәт чаклар!

Инде ул чорларга 30-40 ел узган булса да, яшьлек дустым Тәлгать белән без ул чорларны бик сагынып искә алабыз. Беребез сыздырып баян сузсак, икенчебез моңлы тавышы белән җырга кушыла. Безнең икебезнең дә районга кайту бер чоргарак туры килде. Аның тормыш юлы, биографиясе дә шул чор кешеләренә хас булып чыкты. Күп балалы гаиләдә җиденче булып дөньяга килгән ул. Иске Кырлай авылында башлангыч мәктәп, аннан сож Мөндешкә йөреп сигезьеллык мәктәпне тәмамлый. Сигезне бетергән малай һөнәр алу өчен Казанга чыгып китә. Анда башта 23нче номерлы кичке мәктәпне бетерә, һөнәр училищесына укырга керә. Хыялы -училищены бетереп, "Оргсинтез" заводында эшкә калып, шәһәр кешесе булу. Кичен эштән бушауга, "Юность"клубына юл тота. Анда аны -кечкенәдән авылның әби-бабайлары урамда тотып бастырып җырлата торган малайны, авылдашы, "Татарстан" радиосының ул вакыттагы танылган дикторы Данил Ибраһимов каршы ала, җырга-моңга бай егетне, җыр-вокал серләренә өйрәтә башлый. Әнә шулай итеп, Тәлгать тулысынча җыр дөньясына чума. Көтмәгәндә, язмыш җилләре аны 1978 елда Балтачка ташлый. Аның Балтачка кайтуын, безнең район мәдәнияте "күктән төшкән бәхет" буларак кабул итте. Үзенең моңлы тавышы белән тамашачыларыбыз күңелен тиз яулап алды Тәлгать. Аны сәхнәдә күрүгә зал көчле алкышларга күмелә иде. Егетебезгә тиз арада районыбызда гөрләп эшләп торган "Сельхозтехника" берләшмәсенең 500 урынга исәпләнгән клубында эш тәкьдим итәләр Ә инде культура учагында эшләүчеләрнең ул вакыттагы эшен санап карасаң исен китә: барлык агитация-масса эше, ферма ,басу-кырларда, ындыр табакларында агитбригадалар белән йөрү, күрше авылларга спектакльләр-кәнцертлар белән чыгып китү, залларны, бүлмәләрне бизәү, плакатлар язу, стена газеталары чыгару, социалистик ярыш нәтиҗәләрен яктыртып бару, лекция-пропаганда, сайлауларда агитатор булу, атнага ике тапкыр оешмада радио тапшырулар алып бару. Күпме, тавык та чүпләп бетермәслек хезмәт... Аның өстенә районыбызда үтүче республика, союз күләм семинарлар, спорт ярышлары, конкурслар. Әйе, партия кушкан эшләрне зур җаваплылык белән башкарырга туры килде. "Хәзер яшьләрне кара инде... Урамда аракы-сыра эчеп йөрсәләр-йөриләр, клубка кермиләр", - дип борчыла ул.

Партиянең бик көчле заманнары иде, шул... Райкомның беренче секретаре Шамил Сираҗиев семинарларның берсендә аның җырлавын ишетеп, "Югалтмагыз бу егетне",- ди, ул чактагы культура бүлеге мөдире Нурия Нәбиевага. Югалтмадылар, егетне. Район культура йортына штаттан тыш җырчы итеп алалар аны. Ул вакытларны бигрәк тә сагына Тәлгать. Нурия Нәбиева, Радик Михайлов, Вагиз Сәләхов/урыны оҗмахта булсын/, Нәҗип Әминов - ул чорның чын сәхнә энтузиастлары белән кулга-кул тотынышып эшләве белән ул әле дә чын күңелдән горурлана, аларга әле дә рәхмәтле. Чыннан да, шушы игелекле якын дуслары аны сәхнәдән төшермәде, "Тары җире, киндер җире" җыры белән Тәлгать районыбызның икенче Хәнәвиенә әйләнде. Минем уйлавымча, Хәнәви абыйдан кала бу җырны районыбызда шундый зур осталык белән әле дә булса Тәлгать кенә башкара. Күп төрле сәхнәләр күреп, күп төрле союз күләм фестивальләрдә катнашып, Тәлгать Лауреатлар булып танылды. Ике дистәдән артык Мактау таныклыгы гына бар аның. Шул ук вакытта үзен тормыш юлына бастырган мәрхүм Гыйльфан Әшрәфҗановичны, профком рәисе Тәбрис Габдрахмановны да олы ихтирам белән искә ала ул. Билгеле, тормышы да җырлап кына бармады аның. Тормыш иптәшен югалту, үзенең көчле авырулар, операцияләр кичерүе. Берсе дә тормышында эзсез генә калмады. Картаймыш көннәрендә икенче тормыш иптәше Вераны очратуы белән ул аеруча бәхетле. "Аллаһыга шөкер, балаларым сау-сәламәт, барысы да урынлы, югары белемле. Кунакка кайталар, хәлебезне белеп китәләр. Безгә хәзер шул гына кирәк...", дип куана. Үзе дә Казанда институт бетерде, танылган халык җырчысы Мингол Галиевта вокал буенча белемен күтәрде. Әнә шулай җырны онытмый ул.. Авырган-сызланган, хәсрәтләр кичергән вакытларында да җыр аның гомерлек юлдашы булып кала бирә. Җыр һәрчак аның белән. Әле менә соңгы барган санаториядән дә авыруларның күңелен күргән өчен, баш табибның Мактау хаты белән кайтты, Тәлгатебез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250