Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җырчы Илсөя Бәдретдинова Арбор авылына гөмбәгә кайткан

Керим әле урманнарга, Урманнар арасына. Сөйлим әле серләремне Сандугач баласына, - дип җырлыйлармы әле?

Җан кисәгем... Бу җыр сүзләрен язган кешене әйтәм әле... Үзәгенә үткән булгандыр инде. Тик торганнан урманга кош баласы белән сөйләшергә чыгып китмәгәндер. Урман, чынлап та, бер төрле тынычландыра торган җир ул. Мин дә бер көн урманга чыгып киттем. Җитмәсә гөмбә чоры.
Гөмбә җыю, аера башлау, ниндидер рецептлар белән кызыксыну татар авылларына соңгы елларда гына керде бугай әле ул. Ходайның рәхмәте, замана белән бергә атлыйбыз.
Балтач районының Арбор авылында Гөлсылу апа яши. Чандыр гына гәүдәле 80 яшьлек чып-чын татар әбисе. Рәхәт кеше, ачык кеше... Күңел тулды да: «Кайтыйк әле», - дип шалтыраттык. Соңгы елларда модага кергән, ниндидер шпаклевкадан калган зур чиләгемне һәм, һичшиксез, югалачагын аңлап, өйдәге начар пычакны алып кайттым. Гөлсылу апа да көткән: ашарга пешергән, ишек төпләрен юып, сөлгесен җәйгән, миңа дип чәчәкле галуш әзерләгән.
Машина белән булса да, без урманга озак мендек. Башта авылны әйләндек, аннары борчак басуында туктадык... Әллә нинди гигант борчаклар монда. Билләһи, 1 метр биеклектәге борчакларны беренче күрдем.
Ниһаять, урман. Урманга керү белән, гөмбә онытылды. Аяк асты тулы бөрлегән. Һәрбер күзәнәгемә кадәр авыл кызы булсам да, дистә елдан артык Казанда яшәгәнгә, үземне «шәһәр диванасы» дип атыйм. Бөрлегән күреп, шулай шатланыр идемме? Менә... менә ул беренче гөмбә... Зур, җонлы, кортсыз... И-и-и. Шатланганымны күрсәгез. Ярты сәгать дигәндә, 15ләп гөмбә табылды. Әле тагын да табыла иде, безнең белән кайткан тагын бер «шәһәр акыллысы» бөрлегән дип «бүре җиләге» ашамаса... Тотынды мәхшәр. Ул-бу булмасын дип, кемдер су бирә, кемдер, ике бармагыңны авызыңа тыгып кара, ди. Гөмбә кайгысы онытылды. Аллага шөкер, бернәрсә дә булмады үзе тагы. Ләкин без «бүре җиләге»нең агулымы, түгелме икәнлеген ачыклаганчы, караңгы төшә башлады. Аның каравы, мин бүген төптөгәл шуны әйтә алам: алты штук бүре җиләгеннән берни дә булмый икән.
Ә-ә-ә, тагын бер вакыйга... Көлмәссез инде... Мин үз гомеремдә күптәннән хыялланган беренче ак гөмбәне таптым. Чып-чын ак гөмбә. Безнең якларда үсми ул. Казандагы базарда әбиләр 1 килограммын 600-700 сумга сата. Ә мин үзем таптым. Бушка. Әз генә кортлы, ләкин ак гөмбә. Аннан әллә ниндиләрен таптык. Иң күбе һәм иң матуры «чебен гөмбәсе».
Нормаль гөмбәләр бик күп табылмаганлыктан, чиләк тулырак күренсен өчен, теге шпаклевка чиләгеннән бәләкәй хөкүмәт чиләгенә бушатып кайтып киттек авылга.
Алай гына кайтып җитеп булмады. Башта, юлда туктап, кура җиләге ашадык, аннан соң артыш җиләге җыйдык. Безнең якта үсми ул. Тәмле дисәң, әллә ни тәмле дә түгел инде, ләкин кызык. Агачы чәнечкеле, үзе каты. Эч йомшаганнан файдалы, диләр. Сүз уңаеннан әйтим әле, Казандагы кайбер рестораннарда артыш җимеше кушкан чәйнең бер стаканы 100 сум тора. Бу якларда, шайтаннар качсын дип, артыш таягын өйгә кертеп кую гадәте дә сакланган әле.
Без кайтканда, әз генә авырып тору сәбәпле өйдә калган Гөлсылу апа кыяр тозлый иде. Күпме вакыт йөреп, бер бәләкәй чиләк гөмбә җыйганлыкны күреп, каршыма үзе тозлаган 3 литрлы банка белән гөмбә чыгарып куйды.
- Йөрисез инде... әнә күршеләр 12 чиләк гөмбә җыйганнар, - дип көлде.
Гөмбәдәмени эш? Шундый рәхәт булды. Рәхмәт, Арбор. Рәхмәт, урман. Рәхмәт, Гөлсылу апа...
Гөлсылу ападан берничә рецепт
- Бу рецептлар «хан заманыннан» калган инде, - дип көлде Гөлсылу апа. - Гел шулай ясыйм, әле берсенең дә агуланганы юк. Рәхәтләнеп ашагыз, балалар...
1. Кышкылыкка гөмбә туңдыру
Ашарга яраклы теләсә кайсы гөмбәне (опята һәм гөреҗдәдән башка) коры килеш чистартып, салкын су белән юарга. Суга лавр яфрагы, түгәрәк кара борыч, сарымсак, укроп (сабагы да, яфрагы да), канәфер, тоз, әз генә аш серкәсе салып, шул рассолда 20 минут пешерергә. Аннан дуршлаг аша сөзеп, гөмбәне пакетларга тутырып туңдырырга. Шуның белән шул. Теләсә кайсы вакытта аласың да, мәсәлән, бәрәңге белән кыздырып ашыйсың.
2. Гөреҗдә тозлау
Гөреҗдәне дә коры килеш чистартып, салкын суда юабыз. Бер тәүлек суда тотабыз. Тәүлек эчендә суны ике тапкыр алыштырабыз. Шулай иткәндә, гөреҗдә әчесен суга чыгарып бетерә. Аннан әлеге дә баягы тәмләткечләр салып кайнаткан рассолда 20-25 минут чамасы пешерәбез. (Бу рецептта аш серкәсе һәм тоз күбрәк өстәлә.) Аннан гөреҗдәне шул рассол белән бергә банкаларга тутырып, зур кәстрүлгә су салып, астына чүпрәк җәеп, банкаларны шунда утыртабыз. Банка эчендәге су кайный башлаганчы тотабыз да алып, тимер капкачлар белән каплыйбыз.
3. Яшелчәле-гөмбәле икра
Шулай ук ашарга яраклы теләсә кайсы чистартылган, юылган (гөреҗдә булса, ачысы чыгарылсын) 3 кг гөмбәне, ярты кг кишерне, ярты кг помидорны, 3 баш сарымсакны иттарткычтан чыгарабыз. Ярты кг суганны вак кына итеп турап, көнбагыш маенда кыздырабыз һәм шуның өстенә иттарткычтан чыгарылган массаны салып, тәменчә тоз, борыч өстәп, кишере пешеп чыкканчы кыздырабыз. Әзрәк аш серкәсе салып, яхшылап болгатабыз. Банкаларга тутырып стерильләштерәбез.
Чыганак: "Шәһри Казан" басмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250