Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җырлап кердек еллар түренә – җырлап-биеп ат елын озаттык (фото).

Кичә Балтачның үзәк чыршысы янында искечә Яңа елны каршылау тамашасы үтте. Мәдәният хезмәткәрләре һәм районыбыз үзешчәннәре катнашында "Җырлап керик еллар түренә" дип исемләнгән җырлы-уенлы концерт программасы тәкъдим ителде.

Гөлфия Фәсыйхова, Ләйсәрә һәм Айзат Шәйхелмәрдановлар, Рәсүл Фәйзрахманов, Римма Гарәпшина, Фидәил Зарипов, Зәлия Шәйхетдинова, Айсылу Әсадуллина, Рөстәм Кәримов башкаруында җырлар яңгырады. Тамашаны район мәдәният үзәге хезмәткәрләре Раил Нигъмәтҗанов белән Ирек Хәкимуллин алып барды.
Халык бик актив булды, яше-карты төрле бәйге, уеннарда катнашып, күмәкләшеп биеп күңел ачты, бүләкләр отты, үзешчәннәргә кушылып җырлады. Үз теләге белән Убырлы карчык һәм Кыш бабайлар булып киенеп чыккан костюм ияләре тамашага бер ямь өстәде. Бәйрәм тантанасы салют белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250