Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җырлы-моңлы балачак

Балачак... Кеше гомеренең иң гүзәл, иң күңелле, мәшәкатьсез, иң самими өлеше ул. Нәниләребез-нең балалык чоры нинди булып истә калачак - без, өлкәннәрдән тора. Балаларны бар яктан камил үсеш алган, тәртипле, тәрбияле, әхлаклы итеп үстерүгә һәм шул ук вакытта аларга бик күп бәхетле, күңелле мизгелләр бүләк итүгә өлеш керткәннәр зур ихтирамга,...

Безнең балаларыбыз Балтач үзәгендәге беренче номерлы «Акчәчәк» балалар бакчасына йөрделәр. Әле кайчан гына ясле төркеменә ияләндергән чорда әниләренең итәгенә ябышып елап калган балалар тора-бара бакчабызның гөрләп торган тормышына кереп киттеләр. 6 ел сабыйларыбыз, теләп һәм яратып йөреп, төрледән-төрле һөнәрләргә өйрәнделәр, үзләрендә күркәм сыйфатлар булдырдылар. Әти-әниләр, тәрбиячеләребез, барлык бакча хезмәткәрләре кулга-кул тотынышып, сабыйларыбызның балачагын ямьле, гүзәл, тулыканлы итү өчен күп хезмәт куйды.


Көннәрдән беркөнне «Акчәчәк» балалар бакчасының чыгарылыш төркеме, әти-әниләр бакча белән саубуллашу кичәсенә җыелды.
Бакчага йөрү дәверендә шаян-шук булуларына карамастан, апалары алар турында иң җылы, иң матур бәяләмәләрне бирде, балалар да апалары турында олы хөрмәт белән рәхмәтләрен белдерделәр. Балалар үзләрен өлкәннәрчә тотып, чын сәхнә йолдызлары кебек хис иттеләр, әйтерсең, үз гомерләрендә беренче балга эләккәннәр.


Бәйрәм шигырь, җыр, бию белән үрелеп барды. Үз яшьләре өчен инглиз, рус телләрен дә яхшы үзләштергәннәрен, сәхнәләштереп күрсәткән әкиятләрдә үзләрен чын артистларча тоткан балаларыбызның никадәр сәләтле икәнлекләрен күреп, без - әти-әниләр сокландык та, горурландык та. Балаларыбызга матур тәрбия биргән, аларны күп һөнәрләргә өйрәткән яраткан тәрбиячеләребез Гөлнара Хәкимова, Вәсилә Шафетдиновага, тәрбияче ярдәмчеләре Фәйрүзә, Римма апаларыбызга, музыка җитәкчесе Әлфия Низамиевага һәм барлык бакча хезмәткәрләренә безнең рәхмәтебез чиксез. Кичәбез бик күңелле, матур булды һәм табигатебезнең гүзәл почмагында - Кара күл буенда дәвам итте.
Балачак - ул сагынып сөйләр вакыт, ә шушы көн мәңгегә күңелләрдә аның якты хатирәсе, матур мизгеле булып сакланачак.
Чыгарылыш төркеме әти-әниләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250