Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һәйкәл тирәли илнең батыр уллары

15 февраль – Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгару, сугышта һәлак булган әфганчы-интернационалистларны искә алу көне билгеләп үтелде.

Моннан утыз өч ел элек, ил алдындагы бурычларын намус белән үтәп, ерак Әфганстан җиреннән соңгы совет солдаты чыгарылды.

Районыбызда Әфганчылар көне ел да үткәрелә. Быел исә бәйрәм чаралары кичтән үк башланды, район мәдәният йортында легендар «Ростов» әфганчылар төркеме чыгыш ясады. Һәрбер чыгыш бәйрәмгә хәрби формалардан, гаиләләре белән матур итеп килгән әфганчыларыбыз күңелендә үз урынын тапты, алкышлар мулдан булды, шулай итеп «Ростов» төркеме бәйрәм бизәгенә әверелде. Икенче көнне әфганчы иптәшләр «Ватанны саклаучылар» һәйкәле янына хәрби митингка җыелды. Биредә алар хатирәләрен яңартты, сугышчан дуслары белән очрашты-аралашты, сугышта һәлак булган иптәшләрен бер минут тынлык белән искә алып, һәйкәлгә венок салдылар. Аннан район мәдәният йортына бәйрәм чарасына җыйналдылар, биредә чәйле табыннар артында сыйланып алгачтын, залга үтеп, районыбыз үзешчәннәре әзерләгән концерт карадылар. Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин районыбыз әфганчыларына бәйрәм котлаулары ирештереп, бүләкләр тапшырды.

Фото: Вакыйф Зәкиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев