Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һәйкәл янында

Бөек Ватан сугышында һөөәлак булганнар истәлегенә

Әрнегәндә таш та елый, диләр,
Таш түгелдер ташның йөрәге.
Ташка уелган гади генә сүзләр
Барыннан да күбрәк сөйләде:
“Туган җирне дошманнардан саклап
Гомерләрен корбан иттеләр”.
Авыр яуда ауган авылдашлар
Күз алдыннан тезелеп үттеләр.
Бөкре өянкенең чәчләренә
Соңгы җырлар калды сарылып:
“Кайталмасак, язлар җиткән саен
Искә алыгыз безне сагынып”...
Авыл уртасында һәйкәл тора,
Гади таштан гына куелган,
Постаментка алтын хәреф белән
Батырларның исеме уелган.
Чал аналар килеп баш ияләр
Сагынуларын сөйләп җилләргә,
Оныклары килеп чәчәк сала
Һәм өйрәнеп китә җиңәргә.
Тыныч йоклагыз, Сез, васыятегез
Исәннәрнең мәңге исендә!
Сезнең теләк, бөек омтылышлар
Исәннәрнең бөек эшендә!
Батырларның исеме онытылмый,
Безнең сафның Сез иң башында,
Сезнең исем – безнең йөрәкләрдә,
Сезнең исем – һәйкәл ташында!

Гарифҗан МӨХӘММӘТШИН

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 9 май