Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әйләнә дә килә...(+фото)

“Әйләнә дә килә язлар, әйләнә дә килә җәйләр...” дип җырлана җырларда. Мин исә әйләнә дә килә язылу чоры, дип тә өстәр идем әле. Юкса, әле генә абунәчеләребезне барлаган идек. Ярты ел узган да киткән, тагын язылу чоры җиткән.

Элегрәк елларда газета-журналларга ел буена язылалар иде. Хәзер исә яртыеллап абунәчеләрне барлыйбыз. Бер карасаң, отышлы адым, чөнки бу очракта  ике тапкыр бүләк алу форсаты тия. “Хезмәт” газетасы  һәр язылу чоры саен район почта бүлекчәсендә зурлап “Абунәчеләр көне” уздыра. Узган ел исә редакциянең үзендә дә мул табыннар артында бәйрәм оештыруны матур гадәткә керттек. Быел да әлеге традицияләрне дәвам итеп, газета укучыларыбызга зур бәйрәм ясау исәбебез. 8 июнь көнне район почта бүлекчәсендә “Абунәчеләр көне” узачак, шушы көнне “Хезмәт”ебезгә язылучылар лотерея уенында катнашып, саллы бүләкләргә ия булачак. 22сендә исә редакциябездә барлык язылучылар арасында зур призлар уйнатачакбыз. Моның өчен “Хезмәт”кә язылу турындагы квитанцияләрне Балтач бистәсе, Ленин урамы, 91 йорт адресы буенча безгә юлларга кирәк. Конкурска дип куярга онытмагыз. Бәйгебезнең шарты бик гади – квитанцияләр белән бергә “Хезмәт” газетасы турында дүртьюллык шигырьләр көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: подписка