Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өйләрдә чишмә суы

Комзавод авылы халкы эчәр суга Пыжан елгасындагы чишмәгә кадәр бара иде, авылдан бик ерак ул. Җәен Комзавод тауларына җиләккә йөргәннәр ул чишмәне беләдер, мөгаен. Әбидә кунакта чакта үземнең дә шуннан су алып кайтканым бар, шуңа да биредәге халыкның суга ничек мөкиббән киткәнлеген яхшы аңлыйм, кайтып җиткәнче иңнәр салынып төшәр иде.

Чишмәдән бер көянтә су алып кайту да ул чакта бик зур эш саналды. Аннан чишмә суын авылга китерделәр, өч җирдә будкалар барлыкка килде. Иңнәрдән барыбер көянтә-чиләк төшмәде, шулай да абый-апалар бик канәгать иделәр, тау чишмәсенә кадәр барасы түгел бит! Еллар узу белән кулы кулга йокмас, аяклары җиргә тимәс апалар да картайды (идән паласларына тиклем шунда алып барып чайкыйлар иде бит), алар-ның да күрше авылларда яшәүчеләр кебек суны краннан гына агызып эчәсе килә башлады. Аннан, үзебез исән чакта киләчәк буыннарны да кайгыртып калыйк дигәннәрдер, көзнең бер көнендә югары очта яшәүче бертөркем өлкән кеше район хакимиятенә юл ала, биредә аларны финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Ильясов кабул итә, әлеге мәсьәләне өйрәнү максатыннан, өлкәннәргә ияреп, Комзаводка юнәлә һәм күрә: йорт-җирләр таза, халкы тырыш, күп итеп мал-туар асрыйлар. Аннан да бигрәк, авылның күпчелеген өлкәннәр тәшкил итә, алар исә юк-бар гына кешеләр түгел, заманында «ВЛКСМның 50 еллыгы» исемен йөрткән данлыклы колхозның алдынгы терлекчеләре, сыер савучылары. Димәк, су кертү мәсьәләсен хәл итәргә кирәклеге көн кебек ачык. Эшне башлау хәстәрен күрү бераз сузыла, әлбәттә, авыл халкы янәдән уйга кала, көннәр кышка авышканчы ничек тә керттереп калдырасы иде. Бу юлы хакимияткә авылның түбән очында яшәүчеләр юнәлә. Аларны хакимият аппараты җитәкчесе Ирек Сәяфович кабул итә, гозерләренә колак салып, аз гына көтәргә куша. Халык күңелен нигәдер икеләнү биләп ала, редакциягә дә шалтыратып карыйлар. Без үз чиратыбызда түрәләр белән сөйләшеп, сорауга җавап бирәбез. Шушы арада тотыначаклар, дип ышандырды безне Рафис әфәнде шул чакта. Нәкъ шулай булды да, эшне тиз арада Чепьядагы «Татгазсель-строй» ширкәте җитәкчесе Солтан Әшрәповка тапшырдылар, ә аның кул астында эшләүчеләр исә - Мөнир, Валерий, Юрий, Айдар, Рәмие, Александр, Владимир тиз көннәрдә комзаводлыларны сулы итте дә куйды. Ул көнне һәрбер өйдә, һәрбер гаиләдә бәйрәм рухы хакимлек итте, олысы-кечесе, яше-карты краннан аккан суга рәхәтләнеп кинәнде.
Бүген Комзавод халкы тормышыннан канәгать булып кына көн күрә, өйләр җылы, газ ягалар. Су кергән, телефон бар, урамнар катыргач, кары яугач, пычрагы да бетте. Хәзер исә, бер-бер артлы сулы итүдә ярдәм иткән җитәкчеләргә рәхмәт җиткерүемне үтенәләр, түбән очтан ветеран сыер савучылар Сәлимә апа Җи-һаншина белән Гөлфия апа Шәмсиева, авылның зыялысы, укытучы Гөлфия апа Зыятдинова да авыл халкы гозере белән әллә ничә мәртәбәләр элемтәгә керде. «Бик зур рәхмәт район хакимиятенә, -диләр алар. - Андагы җитәкчеләргә, аеруча Рафис Ильясовка, Ирек Сабировка, Солтан Әшрәповка. Авыл җирлеге рәисе Альфред Әхмәтхановка да рәхмәтебез зур. Быел Солтан Әшрәповка (рәсемдә) 60 яшь тула. Барлык авыл халкы исеменнән аны күркәм юбилее белән тәбрик итәбез. Мәңге рәхәт яшәсен. Борчу-мәшәкать күрмәсен. Без аңа бик рәхмәтле. Нинди генә эшкә тотынса да, сузмады, сәбәп тапмады. Җиренә җиткереп башкартты, бөтен кирәк-яракны үзе тапты, авыл халкына эзләттереп йөрмәде. Үзе Чепьяныкы булса да, безнең авыл бәхетенә туган зат диярсең аны. Авыл халкына кылган игелекләре үзенә һәм гаиләсенә изгелек булып кайтсын, оныкларының бәхетен күреп яшәргә язсын». Комзавод халкына да саф чишмә суларыннан таза-лык-тынычлык белән файдаланырга насыйп булсын. Шул ук вакытта Пыжан елгасында калган, кайчандыр шаулап аккан, инде хәзер сүрелә башлаган чишмәне дә онытмасыннар, төзекләндереп, карап торсыннар иде. Дөнья булгач, аның да кирәге чыгып куюы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250