Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Йозак артында үткән ана язмышы (булган хәл)

Язгы җил чәчләрне назлый. Кояш нурлары йөрәк түрләренә үтеп яңа хисләр уята, хыялларны яңарта. Мөслимә читтән балаларның бакчада уйнаганын күзәтә. Алты бөртек алар аның: барсы да газиз, барсы да кадерле. Әнә тормыш иптәше дә эштән кайтып җитте. Хатын-кыз өчен шул бәхет түгел мени?

Мөслимә ирен кочаклап алам дигән иде, кинәт көчле җил чыгып барсын да юк итте. Кояшны кап-кара болытлар каплап алды, давыл чыгып, барсын да астын өскә китерде. Балалар, ничәмә еллар бергә тормыш иткән Мансуры да юк, юк! Ул япа-ялгыз, ә күңелдә мәңгелек көз… //Tatar today//
Мөслимә апа шулай һәр иртә саташып ала. 80 яшен тутырган карчык әлеге төшләрдән калтыранып уяна да, бик озак тынычлана алмый ята. Бераз хәл кергәч, аякларына оекбаш киеп, салкын идәнгә баса-баса почмакка уза. Чәй куеп җибәрә. Кайчандыр балалары, оныклары белән чәй эчеп утырган өстәл буп-буш. Тәлинкәдә ике телем каткан ипи, берничә перәннек калган. Ризыкта мени эш, ничә баласы, оныгы булып, ул бүген бикле ишек артында япа-ялгыз!
Мөслимә апаның яшьлеге төштәгедәй язгы чәчәкләргә генә күмелми. Алты баланы үстерү, аякка бастыру җиңел түгел, әлбәттә. Авыл тормышының хезмәте зур. Мансуры да ялгышлыклар җибәрә: кырыслык күрсәтә, хыянәте дә булмый калмый. Әмма бу - тормышның бер олуг дәресе генә булган мөгаен. Чөнки олыгайгач, әлеге ике кеше арасында булган мәхәббәт, хисләр - Ләйлә белән Мәҗнүн мөнәсәбәтләре белән чагыштырырлык. Картлык көннәрендә булса да, Мөслимә ханым иренең хөрмәтенә, мәхәббәтенә төренеп яши. Оныклар да сөендереп тора, бераздан оныкчыклар да үз шатлыгы белән туа. Балалары тормышка чыксалар да, ярдәмнән ташламыйлар алар. Картлык көнендә дә мал асрыйлар. Ә җәй көнне өйне тутырып ялга оныклар кайта. Шуңадыр да, Мөслимә апа зарланмыйча һәр көнгә сөенеп яши. Әмма барсы да шулай җай гына бармый.
Бер кеше дә гомерлек түгел. Кайчан китәсебезне белмибез. Кемдер иртәрәк җан бирә, ә кемдер шуңа сагышланып яшәвен дәвам итә. Мансур ага чирләп киткәннән соң озак тормый мәрхүм була. Иренә таянып, сыгынып яшәгән Мөслимә апа әлеге югалтуны бик авыр кабул итә. Йокысыз төннәр, елап узган көннәр аңа тагын еллар өсти. Өендә ялгызы да кала алмый ул: гел сагышлана, ярасын яңарта.
Читтәге балалары әниләрен кунакка чакыра. Шулай айлар буе Мөслима апа бер шәһәрдән икенче шәһәргә, бер авылдан икенче авыга йөреп тора. Әмма юллар карчыкны тәмам ялыктыра. Туган нигез сагындыра башлый. Җәен авылда торырга була ул. Төпчек улы күршедә генә яши бит, ташламас, ярдәм итәр дип уйлый. Чыннан да, туган йорт аны бераз җанландырып җибәрә, күршеләр, авылдашлар белән аралашу онытылырга ярдәм итә. Тик озакка бармый шул бу тынычлык, бу юлы үз балалары Мөслимә апаны зур борчуга сала.
Дөньясы шул, мөгаен… Малга табынып яши кеше, туганлык хисен генә түгел, ана хакы турында да оныта кайчак. Менә кайчандыр ана куенында назланган алты бөртек мал бүлешә башлый: төп йорт кемгә булыр да, ана кешенең пенсиясен кем алыр. Ә Мөслимә апа һаман ялгызы гына яшәп ятә, күршедәге улы да үзе янына чакырмый. Нәрсә бу: кешеләрнең саташуы, ялгышуымы, әллә замананың ачы чын-бырлыгымы?
"Түзә икән йөрәк барсына…" Шулай җырлана бер җырда. Йөрәк түзә дә, акылга гына кайбер нәрсәләр сыешмый. Мөслимә апа да борчуларыннан, уйлануларыннан чиргә бирешә. Вакыйгаларны бутый башлый. "Башы киткән аның, чыгып китә дә югала", дип Мөслимә апаны өйдә бикләп куя башлыйлар. Күршедәге зур йортта әнигә бер җылы бүлмә табылмый, күрәсең. Ә бит югыйсә, күз алдында да булыр иде, ялгызлыктан да тилмермәс иде ана кеше. Туганнарың белән бер өстәлгә утырып кайнар чәй эчү дә никадәр кадерле бит.
Әнә, карчык шак-шок ишек суга. Көннәр буе йозак артында торган ананың һава сулыйсы киләдер, ә бәлки әйтер сүзе бардыр. Күршедәге баласы гына ишетми, үз тормыш мәшәкатьләренә күмелеп яши. Бары ашарга гына көртеп чыга. Ерактагылар да сирәк кайта. Ә ана өзгәләнеп һаман ишек кага. Шак-шок, шак-шок… Мөслимә апа бүген салкын йортта кайгысы белән япа-ялгыз яшәп ята… Тик яшәү микән бу?
Авылда төн… Бер йортта гына ут сүнмәгән. Мөслимә апа тәрәзәдән караңгылыкны күзли. Алты бала, йөрәктән өзлеп төшкән алты бөртек. Барсына да күңел җылылыгын салып үстергән. Авырган, көйсезләгән, тыңламаган чаклары да булган, әмма аңа карап ана мәхәббәте сүрелмәгән бит. Арган, талган көннәрдә дә шул балалар дип тырышкан, тормашкан. Картлык көнендә әни кешегә нәрсә кирәк дип уйлыйсыз? Сабый бала сыман игътибарга, назга, мәхәббәткә мохтаҗ ул. Җан авырудан дәва шунда. Әмма, бар кеше дә моны белми, күрәсең.
(Мәкалә тормыш хәленә нигезләнеп язылды, исемнәр үзгәртелде.)
Ләйсән Миназова
tulachi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250