Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җырчы Нурзадә йөрәгенә иң тигән сорау турында әйтте (+видео)

Бу минем өчен бик авыр тема. Бу хакта беркайда да сөйләгәнем юк иде.

Нурзадә үзенең иң авырткан җан ярасын ачты: ни өчен гаилә корып тормышка чыкмавының, балалар үстермәвенең сәбәбен әйтте, дип яза Матбугат ру. 

Бу хакта җырчы ТНВ телеканалындагы «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруында сөйләгән.

– Бу минем өчен бик авыр тема. Бу хакта беркайда да сөйләгәнем юк иде. Мин – операция аша узган кеше. Хатын-кыз булудан тыш, ана да булу бәхетен Аллаһы Тәгалә бөтен кешегә дә бирми. Менә шул бәхеттән мәхрүм калган кеше мин. Бүгенге көндә ялгыз булуымның төп сәбәбе дә, бәлки, шулдыр. Миңа бүген дә уйламыйча сорау бирәләр. Бездә бит кеше уйлап тормый, тота да әйтә. «Нишләп син бала тапмыйсың?» – диләр. Ә минем аны таба алмавым турында беркем дә уйлап карамый. Иң авыры тагын шул: «Үзеңнең балаң булмагач, син каян беләсең инде аны?» – диләр. Минем йөрәгемне кисеп ала торган җөмлә ул. Шундый зур сер саклана инде миндә. «Син ирең булмагач, балаң булмагач, белмисең инде», – диләр. Алай әйтмәсеннәр иде ул… Минем дә һәрбер хатын-кыз кебек бәхетле буласым, балалар үстерәсем бик килгән иде, — ди Нурзадә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев