Йөрәгең ничәдә?
Әйтик, бик күпләр гомер буе “йөрәгем унсигездә” дип яши. Шаяртмыйлар. Дәрт бар, дәрман юк дигәндәй, үзенә ничә яшь икәнен “оныткан” йөрәк алтмышта да, җитмештә дә: “Яшим! Яшьним!” – дип тибә.
Бар бит дөньяда көчле рухлы кешеләр! Сынатмыйлар, гел шат, көчле рухлы, көр күңелле булып калу серләрен беләләр. Хәер, болар ниндидер серне белүдән бигрәк (ә бит авырлык-сынауларга бирешмәүнең, мәңге яшь калуның әзер рецептлары юк – һәркем үзенчә), адәм баласына күктән иңдерелгән сәбәп-сәләтләрдән тора, ахрысы.
Әйтик, бик күпләр гомер буе “йөрәгем унсигездә” дип яши. Шаяртмыйлар. Дәрт бар, дәрман юк дигәндәй, үзенә ничә яшь икәнен “оныткан” йөрәк алтмышта да, җитмештә дә: “Яшим! Яшьним!” – дип тибә. Бу турыда шактый гына көлкеле җырлар, мәзәкләр бар – алар юктан гына чыгарылмагандыр.
Ә мин мондый яшь калучылар өммәтеннән түгел. Пессимист икән, дип нәтиҗә ясарга ашыкмагыз. Хис кенә түгел бу. Үземне яшьтән үк күпкә олырак хис итәм. Редакциядә эшли башлаган елларда ук, унсигез яшьтә: “Минем йөрәк җитмештә,” – дип, бергә эшләгән кызларны гаҗәпкә калдырган идем. Бу сүзләрне онытмаганнары, еллар үткәч: “Ул чакта йөрәгем җитмештә дия идең, хәзер ничәдә инде?” – дип тә шаяртты әле...
Бу сәерлегемә баштарак үзем дә аптырый идем. Бала чактан кирәгеннән артык җитди булдым дип беләм. Юктан да кызык табып, яшьтәшләрем кебек бармак күрсәткәннән дә көлә торган гадәтем юк иде. Ә бит сабый бала шундый – ваемсыз, уйсыз булырга тиештер: тормыш йөге әле басмаган, борчу-мәшәкать тә юк... Мәктәптә укыган чагымда да кич чыгудан тыярга, әллә нигә бер чыккан очракта да фәлән сәгатькә кайтып җит дип чикләргә туры килмәде: күңел ачарга яратмый идем.
Ә бит шул ук вакытта гомер көзенә кергәндә дә яшь калучылар, актив тормыш алып баручылар шактый. Сәхнә тотып, җырлап-биеп йөрүче апа-абыйлар, әби-бабайлар күңелдә урынлы соклану уятадыр. Арабызда тагын олы яшькә җиткәч тә бала акылында калучы, “килде-китте”, урынсыз, “тозсыз” сүзләр сөйләп, үзләрен олыларга хас булмаганча, әдәпсез тотучылар да бар. Менә монысы бер дә килешми һәм күңелле дә түгел инде. Ә яшьләрнең үзләрен олыларча тотулары әлләни зур хата түгел, минемчә.
Еллар үткәч, минем кебекләрнең тагын булуы турында укыдым, ишеттем. Танылган юмор остасы Шәмси абый Закиров та бер әңгәмәсендә үзен яшенә караганда олырак сизүен сөйләгән иде. Үз янәшәбездә дә андыйлар бардыр, билгеле.
Тагын шунысы да бар: миңа гомер буе олылар белән аңлашу, аралашу күпкә рәхәтрәк булды. “Яшьләрский” күңелле кичәгә яки мәҗлескә баруга караганда, электән үк әбиләр җыела торган ашларга барырга ярата идем. Утыз яшьләрдә инде, андый ашларда яшьләрдән бер үзем булсам да, һич читенсенми, чакырган җиргә барырга тырыша идем... Кыскасы, кайберәүләр кебек мин авыз тутырып: “Картаерга ашыкмыйм!” – дия алмыйм. Яшьлектә калу, яшь булып калу теләге дә юк. Ә җанымның бу хәләте минем дөньяма шулкадәр туры килә...
...Ә сезнең йөрәк ничәдә?
Зөләйха ХАФИЗОВА.
Фото: pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев