Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Йөрәгендә хезмәт уты (фото)

Узган атнада гына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан «ТР Атказанган механизаторы» исемен алуга ирешкән Илгизәр Минһаҗев белән якыннан танышу максатыннан алар яшәгән Салавыч авылына юл алдым. Ерактан ук үзенә тартып торучы йорт янәшәсендә «LOVOL» маркалы трактор да торгач, биредә «Татарстан» җәмгыятенең алдынгы механизаторы яшәвенә шигем калмады.

Илгизәр Мөбарәкович әлеге авыл егете, әтисе бригадир, балта остасы, әнисе колхозчы булган. Ишле гаиләдә сигез баланың иң төпчеге булып үссә дә, калган абый-апалары белән кечкенәдән тәртә арасына керә ул. Әтиләре үрнәгендә балта остасы серләренә төшенәләр. Киләчәктә барлык туганнар бер-берсенә ярдәмләшеп йортлар да җиткезәләр. Ә менә «тимер ат»ка мәхәббәт абыйсы Гарифҗанның «ДТ» тракторыннан башланган.

- Мәктәптә укып кайтканнан соң абый янына кырга чыгып китә идем. Кайчак үземә дә трактор йөртү бәхете тәти. Менә шуннан соң җаным-тәнем белән бары әле һөнәргә генә тартылдым. Мәктәптә югары сыйныфларда белем алганда трактор йөртергә укыттылар, шунда «права»лы да булдым. Мәктәп бусагасын атлап чыгуга төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнүче бригадада эшли башладым, аннары Ватан алдындагы бурычымны үтәдем. Венгриядә инженер гаскәрләрендә хезмәт иттем. 6 ай учебкада булганнан соң, «ПТС-2» дигән су аша техникаларны күчерүче зур техникага утырттылар үземне. Әлеге эшне мин зур кызыксыну белән бик яратып башкардым.

Армиядән кайтканнан соң да шул бригадта эшен дәвам итә Илгизәр абый, тик озак түгел. Чөнки «Т-40» тракторы руле артына утыру насыйп була аңа. Менә шуннан соң ничә дистә еллар үткән, ә уңган механизаторыбыз үз эшенең остасы булуын дәлилләп, гел югарырак үрмәләгән һәм бүгенге көндә дәрәҗәле тракторда эшли ул. Үзе Кытай погрузчигы дип атап йөртүче әлеге тракторы белән ул әллә нинди эшләр башкара: ашлама төяү, азык төяү, басуларга юл салу, төзелешкә дигән плитәләрне бушату, ындырдагы ашлыкларны өю, басуларга тирес түгү, кыш көне баздагы азыкларны кузгату һәм башкалар.

Йортларындагы шкафларында Илгизәр абыйның тырыш хезмәте өчен атап бирелгән күп кенә Рәхмәт хатлары, Мактау таныклыклары бар. Араларында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан да, районнан бирелгәннәре дә шактый. Шулай ук Марат Әхмәтов исеменнән бирелгән исемле сәгать тә бик кадерле бүләк булып тора механизаторыбыз өчен.

Армиядән кайтканнан соң Илгизәр абый шушы ук авыл кызы Миләүшә белән очраша башлый. 3 ел йөргәннән соң гаилә корып җибәреп, бер-бер артлы ике бала алып кайталар. Гаилә башлыгы буларак бик тырыш, ә балаларына бик таләпчән әти ул ди тормыш иптәше. Балаларын кечкенәдән эшкә өйрәтә, эшләгәннән соң гына уйнарга яраганлыгын төшендереп үстерә. Бүген инде кызлары Илсөяр дә, уллары Илшатның да гаиләләре бар, балалар сөяләр. Илсөяр бухгалтерлык һөнәре буенча эшләсә, Илшат исә әтисе эзеннән китә, бүгенге көндә «Балтач сөт-май комбинаты»нда тракторда эшли. Буш вакытларында машиналар, тракторлар төзекләндерә, гомумән, техника җене кагылган тагын бер Минһаҗев ул.

- Механизатор - ул бик кирәкле һәм хөрмәтле хезмәт. Яшьләрдә аңа мәхәббәт уяту өчен элеккеге кебек мәктәпләрдә трактор йөртергә укытсыннар иде. Чөнки хәзерге яшь егетләрнең күбесе ачкыч та танымый. Кызыксынып тракторларны йөртеп карасалар, һичшиксез, механизатор булырга теләүчеләр күбәер иде. Мин дә әлеге хезмәтне сайлаганыма бер дә үкенмим һәм башкарган эшләремне күрә белеп, бәяләгәннәре өчен зур рәхмәтемне белдерәм, - ди атказанган механизатор Илгизәр Минһаҗев.

Таң әтәчләреннән дә иртәрәк уянып, абзардагы малларын ашатканнан соң, тыныч күңеле белән яраткан хезмәтенә кузгала ул. Күңелендә көрлек, йөрәгендә эшләргә дигән ут янып торганда, җитәкчелек шулай югары бәяләп, һәрчак мактап торганда нигә әле эшләмәскә соң?! Ләкин һәрбер яуланган үргә күпме маңгай тире акканын, күпме йокысыз төннәр аша эш нәтиҗәсен күрсәтә алганын Илгизәр абый үзе генә белә. Һәрбер хезмәтнең үз нечкәлекләре булган кебек, техниканың да көен белеп эшләгәндә генә эшнең нәтиҗәсе күренә шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250