Йөрәк түреннән чыккан рәхмәт сезгә!
Җирне аклыкка-сафлыкка төргән Яңа елны шатланып-куанып каршыларга йөргәндә гаиләбезгә зур югалту килде. Кадерле улым, әтиебез, абыебыз Илнар Фәрит улы Мөҗипов 31 яшендә мәңгелеккә күзләрен йомды.
Әтиебезне кисәк югалтырга без әзер түгел идек, бу безгә төш күргән кебек кенә булды, өй тулы кеше - туганнар, авылдашлар, дуслар. Синсез авыр, әти. Син булганда дөньябыз тулы булганга, күп авырлыклар сизелмәгән, кечкенә генә куаныч та олы бәхет булган.
Шушы авыр вакытларыбызда ярдәм иткән, терәк булган туганнарыбызга, авылдашларга, дусларыбызга, классташларыбызга, мәчет картларына, бергә эшләгән хезмәттәшләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Ходай сезнең барыгызга да имин тормыш насыйп итсен. Аллаһы Тәгалә беркемгә дә күтәрә алмастай кайгы-хәсрәт бирмәсен.
Әтиебез, кадерлебез, караңгы гүрләрең якты, тар каберләрең киң, җәннәт бакчалары насыйп булсын.
Сине юксынып, гаиләң, балаларың исеменнән Норма авылыннан әниең Роза МӨҖИПОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев