Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Йөрәккә кадалган ук

Зурәтигә сүзенең башы ук җиңел булмаганын, яшькә тулган күзләре исбатлап тора иде. Зурәни кулъяулык сузды. Тик ул яшьләрен сөртергә ашыкмады.

Зурәтинең туган көне быел шимбә көненә туры килде. Буа буенда ит кыздырырга, балык шулпасы пешерергә ниятләгән булып чыктылар. Без бу турыда әнкәйләрнең капка төбенә берьюлы өч машина килеп туктагач кына белдек. “Җае туры килгәндә, нигә бергәләп ял итмәскә. Туган көне дигәне сөйләшеп, аралашып утырырга бер сылтау гына инде аның”, – дип зурәти үзе кереп, өй эчебез белән җыеп алып чыгып китте. Бәрәңге күмәргә кайткан җирдән, бәйрәмгә эләктек. Миңсафа зурәти – әниемнең бердәнбер абыйсы. Аларның калган бертуганнары бәләкәй чакта ук чәчәк чиреннән үлеп беткәннәр. Икәү генә калгангамы, без белә-белгәннән алар бер гаилә булып яшәде. Дөрес, соңгы елларда аралашу сирәкләште. Тик бу һич кенә дә туганлык җепләренең өзелүе түгел, бары һәркайсының балалар, оныклар мәшәкате ишәеп китеп, вакыт җиткерәлмәү бәласе генә иде.

Уйламаган җирдән оештырылган теләсә нинди чара, мәҗлес, очрашу, алдан әзерләнгәнгә караганда күпкә күңеллерәк үткәненә әллә ничә тапкыр инанган бар. Бу язылмаган кануннарның берсе. Зурәтинең дә туган көн бәйрәме искәрмә булмады. Күптән күрешмәгән икетуганнарыбыз белән рәхәтләнеп аралаштык. “Әлдә зурәти син бүген тугансың әле, кайчан очрашыр идек”, – дип шаяртып алырга да онытмадык. “Шулай”, – дип куйды зурәти, – җир астыннан юллар юк, сау-сәламәт чакта аралашып яшәргә кирәк.  Чынлап та, җитмеш алты яшьлек булса да, ул яшәү үрнәге. Руль артына утыра, зурәни белән район үзәгенә барып, кирәк-яракларын алып кайталар, балалары кайтмый торса, авыл күчтәнәчләрен төяп, үзләре китеп баралар. Аларның өлкән яшьтә дә шулай яшьләрчә җиңел булганнарына барыбыз да сокланабыз. Әнкәй, авылга кайткан саен: “Әнә, зурәтиләрегез тегендә барган, монда барган, без ятабыз йорт саклап”, – дип отчетны биреп кенә тора. Күптән түгел генә оныкчыкларының туенда булып кайтканнар. Мин уйларыма бирелеп, зурәти сөйли башлаган сүзнең очын тоталмый калдым. “... уйламыйча якыннарыбызны рәнҗеткән чакларыбыз да булгалый яшәү дәверендә. Андый вакытларда син үзеңне хаклы дип уйлыйсың. Тик берзаман сиңа Аллаһы хатаңны танырга мәҗбүр итә, алай гына да түгел, вөҗдан газабы кичерә башлыйсың. Белмим, хатамны вакытында аңлар дәрәҗәдәге акылым булса, мин Пәйгамбәр затыннан булыр идем. Ләкин мин кеше”, – дип дәвам итте ул сүзен.

Зурәтигә сүзенең башы ук җиңел булмаганын, яшькә тулган күзләре исбатлап тора иде. Зурәни кулъяулык сузды. Тик ул яшьләрен сөртергә ашыкмады. “Менә бер ай элек кенә, барыгыз да беләсез инде, оныкчыкның туенда булдык. Кулын сорап киттеләр дигәч, безне туйга чакырырлармы, юкмы икән дигән уй беренче булды.  Рәхмәт, туй түрендә иң олы кунак булып утырдык.  Аннан кайтып,  атна-ун көнләп узгач, төшемә инәй керде. “Яхшы эшләгәнсез, балам,  теләкләрегезне теләп, үз кулларыгыз белән бүләкләрегезне тапшырып кайткансыз, җир астыннан юллар юк”, – диде. Мин инәйнең әйткән сүзләрен көне буе уйлап йөрдем һәм үземнең беркайчанда төзәтә алмаслык хата эшләгәнемне аңладым”.

“Ярар инде,  ярар, булган, үткән”, –  дип зурәни аны үзенчә тынычландырырга тырышты, стаканга су салып бирде. Зурәти бер йотым эчеп куйды да, тагын сөйләп китте. “Шулай, төшкә инәй кермәгән булса, бәлки, бу турыда беркайчанда уйланмаган булыр идем. Ул вакытта мин аңа әһәмият бирмәдем, көндәлек тормышның бер мизгеле генә итеп кабул иттем. Барыгыз да беләсез, инәй соңгы көннәренә кадәр үз йортында, бездән аерым яшәде. Кеше ярдәменә мохтаҗ булмады, үлгән кичне дә ипи салган иде... Олы улыбыз өйләнгән елны инәйнең җитмеш биш яшен билгеләп уздык. Беренче туй, бернәрсә белмибез. Ул барысын өйрәтеп торгач, барлык мәшәкатъләрне дә җиңеп чыктык. Кыз алырга киткәндә йортта күз-колак булырга калды. Синең кызлар белән (ул әнкәйгә ишарә ясады), исеңдәдер табын әзерләп, каршы алдылар. Килен төшергәч, беренче табынны үздырдык. Йола буенча, кодалар авылдагы агай-энеләргә ашка киттеләр. Безнең өйдә кичке табынга әзерлек башланды.  Шул чагында инәй: “Балалар, үземә чыгыйм әле, кичке табынга кадәр караштырасы эшләрем бар, әзрәк ял итеп тә алырмын”, – диде. Мин аны-моны уйлап тормый: “Инәй, синең бер кирәгең дә юк, рәхәтләнеп ял ит. Туй озаткач, кереп алырбыз!” – дидем. Ул вакытта инәйнең  беренче оныгының туенда утырасы, яшьләрне котласы килүе башыма кереп тә карамады. Кичке табында кодаларның: “Карт кодагый кая?” – дигән  сорауларына: “Олы кеше бит, өендә”,  – дип җавап биргәндә дә, беребезнең дә башына инәйне чакыру уе килмәде. Югыйсә, килен ягында, кодагыйның түшәктә чирләп яткан әнисе туй табынын күреп торсын өчен, йокы бүлмәсе белән залны аерып торган чаршауны күтәреп куйганнар иде... Хәзер үзебез аның яшенә җиткәч кенә аңладым, оныклар туенда утырасы килә икән! Карт та түгелбез кебек! Бәлки, чакырган булсак, ул кермәгән дә булыр иде, үтә дә мәгънәле иде бит безнең инәй. Аның туй бүләген яшьләргә горурланып тапшырдык, янәсе дәү әнисе дә исән әле, котлый. Шул минутларда безгә каршы йортта торган инәйнең күзләре безнең тәрәзәләрдә булганын мин әле генә аңладым.”

Менә сиңа, мә! Ничә еллар дәү әнинең шушы серен саклап йөрим дисәм, төштә булса да ачылган икән үзе. Ул чагында кода-кодачалар куна киләчәк булганга, әнкәйләр безне дәү әнигә куна җибәргән иделәр. Туганнарым йоклап киткәч тә, дәү әни белән тәрәзәдән ишек алдына чыгып җырлаган-биегән кунакларны хәтсез генә карап тордык. “Дәү әни, нигә син кермәдең кичке табынга” – дип сорагач, ул: “Кунаклары болай да күп, сыйдырып бетерерлек түгел, балам. Чакырсалар да, бүләгемне тапшырырмын да, озак утырмам дигән идем”, – дип җавап кайтарды. Мин шунда дәү әнинең сагышлы күз карашын шәйләп калдым. “Дәү әни, мин кияүгә чыкканда, табын түрендә утырырсың, яме”, – дигәнемне үзем дә сизми калдым.  Һәм шулай булды да!

Зурәти, түбәтәен салып, он кебек ап-ак чәчләрен сыпырып алды. Шунда каяндыр адашып килеп чыккан бал корты, аның чәч арасына кереп буталды. Зурәти: “Аһ!” –  дип кенә  калды. Беребез агулы укны тартып алды, икенчебез нашатырь спиртына мамыкны манчып яралы урынына куйды. Әнкәй авыртуны баса дип, петрушка яфрагы сузды. Әйе, бал кортының угы агулы булса да, ярасы озакка бармый, вакытлыча гына. Йөрәккә кадалган ук кына мәңгелек.

 

Люция Әблиева.

Өмет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш