Йөрәкләрдән саркып чыккан ихлас рәхмәтләр...
Февраль... Инде биш ай гомер узса да күңелдә бушлык, йөрәкләрдә югалту ачысы... Февральнең бишенче таңы безнең кадерле әниебез Асия Ширияздан кызы Зиннатуллинаны мәңгелеккә бездән аерды.
Үзе генә булса бу хәсрәтләрне җиңәргә авыр булган булыр иде. Аллага шөкер, әниебез бәхетенә аның янында килене - туган апабыз Сәлимә, аның кызы Ләйлә сеңлебез, оныгы Зилә булды. Рәхмәтләребезнең иң олысын аларга әйтәсем килә, алар хөрмәтендә әниебез тәрбияле, ашлы-сулы, чиста-пөхтә булды. Калган гомерләре рәхәттә, сәламәтлектә, муллыкта узса иде, я Раббым.
14 июнь көнне әниебезнең туган көне булган булыр иде, бу язмам әниебез рухына дога булып барып ирешсә иде. Җаның тыныч, урының оҗмахта булсын, әниебез. Йөрәкләрдән саркып чыккан ихлас рәхмәтләребез сезгә мәрхәмәтле кешеләр. Әнине юксынып, барлык балалары, оныклары исеменнән Раилә Мөхәммәтҗанова, Чапшар авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев