Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Йөрәкләрдән үтә Җиңү сүзе, батырларны барлый замана

27 нче февраль көнне Шубан төп гомуми белем мәктәбендә "Йөрәкләрдән үтә Җиңү сүзе, батырларны барлый замана" исемле тантаналы чара булып узды.

Анда хөкүмәтебезнең олы бүләге - "Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" һәм "Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 25 ел" юбилей медальләрен тапшыру оештырылды.
Әлеге тантанада Балтач муниципаль районы хакимиятеннән килгән кунагыбыз - Заһидуллин Рөстәм Рафис улы, район хәрби комиссариатыннан абруйлы шәхесебез - отставкадагы майор Мансуров Шамил Мансур улы да катнашты. Алар тыл ветераннарын һәм Әфганстан сугышында катнашкан авылдашларыбызны тәбрикләделәр, аларга күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт сүзләре әйттеләр, күкрәкләренә хөкүмәтебезнең олы билгене тактылар.
Шубан авыл җирлегеннән 269 кеше яу кырына - илебезне якларга чыгып киткән. Шуларның 172 се Шубан, 97 се Зур Лызи, Ярак Чурма һәм Гондыр авылларыннан. Яу кырында ятып калган 158 каһарманның 108 е Шубан, ә 50 се югарыда әйтелгән удмурт авылларыннан. Яшәү өчен, авылдашларыбызның бәхетле киләчәге өчен күпме авылдашларыбызның гомере киселгән.
Ләкин яу кырына киткән 269 кешенең бары 111 енә генә Җиңү көнен күрү бәхете насыйп була.
Сөекле ир-егетләр, әтиләр һәм абыйлар танкларга каршы атакага күтәрелсә, тылдагылар җир сөрү, ашлык чәчү кебек авыр хезмәтне башкарган. Тылда икмәк җитештереп, сугышка озатышкан. Алар бу каһарманлыклары белән Җиңү көнен якынайткан.
Әлеге чарада безне шатлык хисләре белән моңулык хисләре дә биләде. Вакытлар уза, буыннар алмашына. Әле моннан биш ел элек кенә Җиңүнең 65 еллыгына залның ике рәтен тутырып утырган әби-бабайларызның күбесе әлеге бәйрәмгә килә алмаганнар. Бары дүрт тыл ветераны гына әлеге шатлыклы тантанада катнаша алдылар.
Әйе, бүгенге көннәрдә рәхимсез Бөек Ватан сугышы афәте алдында тез чүкмәгән, авыр сугышны үз иңнәрендә күтәреп чыккан ветераннарыбыз көнләп түгел, сәгатьләп безнең арабыздан китеп баралар шул. Безнең җирлектә яшәгән иң соңгы сугыш ветераны Хәйдәрҗанов Фәткрахман абыйның да безнең арабыздан китүенә дә 8 елдан артык вакыт узган. (Ул 2006 елның 15 сентябрендә бакыйлыкка күчте).
Бүгенге көндә безнең Шубан җирлегендә 15 тыл ветераны гына аяз күгебез, матур тормышыбыз белән шатланып яшиләр. Күбесенең урын өстендә булуы йөрәкне әрнетсә, барысының да уллары-кызлары, киленнәре тәрбиясендә яшәве шатландыра.
Сезнең тиңдәшсез батырлыгыгыз һәм фидакарьлегегез алдында баш иябез, сәламәтлек һәм бәхет телибез. Йортларыгызда иминлек һәм татулык булсын, һәрвакыт кешеләрнең, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның ихлас кайгыртучанлыгын, турылыгын һәм ихтирамын тоеп яшәгез.
Без әлеге чаралар үткәреп, һәлак булган геройларның истәлеген яңартабыз, фидакарь хезмәт куйган тыл каһарманнары алдында баш иябез, аларның батырлыклары турында хатирәләрне күз карасыдай сакларга, аларны үзебезнең балаларга, киләчәк буыннарга тапшырырга тырышабыз.
Инсаф Сәләхетдинов,
Шубан мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250