Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Йөрәктән чыккан рәхмәт сүзләре

25 июнь киче гаиләбезгә авыр кайгы алып килде.

Яраткан улыбыз, киленебез Гөлнурның кадерле ире, балаларының сөекле әтиләре, апасының бердәнбер энесе булган Ленар якты дөньядан мәңгелеккә китеп барды.
Сөекле улыбызны соңгы юлга озатырга килгән, рухи һәм матди ярдәм күрсәткән, авыр кайгыбызны уртаклашкан өчен Илһам Мансур улы Мөҗиповка, кода-кодагыйларга, туганнарга, күршеләргә, Чапшар авылы халкына, сыйныфташларына, үзебезнең һәм киленебезнең, кодаларның сыйныфташларына, хезмәттәшләренә, СПТУ да бергә укыган группадашларына, Чапшар башлангыч мәктәп-детсад коллективына, Балтач районы балыкчыларына, элекке эш урыны «МДСУ» организациясендәге хезмәттәшләренә, дусларына, «Светофор» кибетендә апасы белән бергә эшләгән хезмәттәшләренә һәм аның җитәкчесе Лилия Ильясовнага, улыбызның рухын хөрмәт итеп килгән һәм ярдәм иткән барлык кешеләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Авыр көннәребездә безгә булышучыларның барысына да Аллаһының рәхмәтенә ирешергә язсын. Мондый авыр хәсрәтләр күрергә язмасын. Барыгызга да сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы телибез. Ходай сезне рәхмәтеннән ташламасын.



Хәкимовлар гаиләсе,
Чапшар авылы

Фото:http://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев