Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җырлар ничек туа

Һәр җырның язылу тарихы бар. Җыр – ике канатлы коштыр ул! Аның бер канаты шигырь булса, икенче канаты – музыкадыр! Җырның бер канатына шагыйрь җан өрсә, икенче канатына – композитор!

Үз вакытында миңа Татарстан Язучылар берлеге бинасында шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов белән якыннарча сөйләшеп утырырга насыйп булды. Без, берничә каләм иясе, шул вакытта кечкенә генә чәй өстәле корып дөнья хәлләре турында сөйләшеп утырган идек. Шуңа аптырап калдым, Мөдәррис Әгъләмов миннән сигез яшькә өлкәнрәк булса да (ул Татарстанның Зәй районы Биш Субашы авылында 1946 елның 13 октярендә туган), үзен әлләкемнәрчә тотмады, киресенчә, үзенә тиң итеп безнең кебек сары томшыклылар белән әңгәмә корды. Ул гына да түгел, халкыбызның тарихи һәм бүгенге язмышын фәлсәфи-шигъри ысуллар белән сурәтләгән бу шагыйрь-трибун кырыс кеше булырга тиеш иде кебек, ә ул гел икенче ягы белән ачылды – һич кечкенә генә вакыйгага карата да ул хисләнеп китә, аның күзләреннән яшь бәреп чыга иде...

Мөдәррис Әгъләмовның шигырьләре нигезендә җырлар язып булмый дигән караш та бар иде бит әле. Сафсата! Бу нечкә күңелле шагыйрьнең һәр шигыре җырлап тора, оста композитор кулына эләгүләре генә кирәк. Моның белән бәйле «Серле йөрәк» җыры барлыкка килү тарихын гына искә төшерик. Бер очрашулары вакытында Мөдәррис Әгъләмов үзе¬нең шигырьләре тупланган китабын танылган композитор Риф Гатауллинга бирә. Ә Риф Гатауллин җыр сүзләрен сайлаганда бик таләпчән кеше, ул яңа темалар эзли, яңалыкка ашкына. Әлеге китаптан «Серле йөрәк» шигырен күреп ала да инде композитор һәм, рухланып, тиз арада көен дә иҗат итә. Шулай итеп, «Серле йөрәк» җыры барлыкка килә.

Мөдәррис Әгъләмовның «Серле йөрәк» шигыре сүзләренә язылган җыр болай башлана:

Миңа баккан күзләреңнән

Үбәм сине шашып...

Үбәм... миннән башкаларга

Булмасын ул гашыйк.

Күзләрең белән берочтан

Керфегеңне үбәм...

Усал күзләр караганда

Алар төшсен түбән.

Кушымта:

Йөрәгеңнән үбәр идем,

Күренми шул йөрәк –

Ах шул йөрәк, серле йөрәк

Яши тирәндәрәк.

Риф Гатауллин «Серле йөрәк» җырының барлыкка килү тарихын болай искә ала:

«Серле йөрәк» җыры күпләр өчен яңалык булды. Шигыре дә, музыкасы да... Фәннур Сафиннан соң иң лирик авторым Нияз Акмал иде. Аныкы да җырлап тора торган шигърият, һәм көтмәгәндә... Мөдәррис Әгъләмов! Юк, ул җыр язучы шагыйрь түгел, ул фәлсәфи шагыйрь, трибун шагыйрь. Җырны бик теләп кабул итте, әлбәттә. Ул аны тыңлады да: «Мондый шигырьгә дә җыр язып буламыни соң?! Мин бу шигырьне җыр була алыр дип гомердә дә уйламаган идем», – дип бик аптырады шулай да. Чөнки ул шагыйрь күңелендә җыр тексты булып түгел, шигырь булып туган. Мин инде куплетларын алып, строфа, кушымталар ясап, көйгә салдым. Мине җыр язарга шигырь этәрә. Бу очракта да шулай булды. Мөдәррис Әгъләмовның шигырь китабыннан эзләп таптым мин аны. Шигырьдә мәхәббәтнең башка тойгыларын сиздем, һәм шул ук мизгелдә башымда көе дә яңгырап үтте. Җырның сүзләре кыз белән егетнең аңлашу, мәхәббәткә өндәү дуэтына туры килә, ләкин заманчарак. Ул елларда татар музыкасында синкопалар, секвенцияләр ниндидер яңалык булып халык күңеленә тиз кереп китте. Мин бер шагыйрьгә дә: «Текст язып бирегез әле, бер көем бар», – дип йөрмәдем. Бар шундый авторлар да: көй туа да, каян моңа яраклы шигырь табыйм икән дип йөри башлыйлар. Ә мин сүзгә игътибар итәм. Чишмә икән – чишмә челтерәве ишетелеп торсын, тау икән – ул күтәренке булырга тиеш. Шигырь үзе уйландыра, илһамландыра, күңелне актара бит ул. һәрбер шигырьдән яңалык эзлим мин. Кешедә кабатланмасын, бөтенләй үзгә булсын! Безнең татарда кулланылмый торган джаз элементлары әкрен генә кереп барган чак. Чит ил музыкасын тыңлыйбыз. «АББА», «Битлз»ларны... Ул пластинкаларны табып та булмый иде әле, каяндыр Балтыйк буе республикаларыннан алып кайта идек. Музыка училищесында укыганда шулар белән мавыга идем. Шулар ритмын үз җырларыма кертергә тырышам. Алай гынамы, мин үзем дә җырлый идем!

1982 елда Чуашстанда Татарстан мәдәнияте көннәре узды. Бу җырны сәхнәдән беренче тапкыр шунда баян белән җырладым. Фәннур да, Илдар абый Юзеев та безнең төркемдә иде. Алар аптырабрак калды, ничек инде син бу шигырьгә җыр яздың, диләр. Ә миңа нәкъ менә шулай ошый, шундый образ, дим. Хатын-кызга гашыйк булсаң гына, шулай язып була! Моның өчен үзгә бер халәт кирәк!

Һәр кешенең гомере мизгелләрдән, секундлардан тора. Берзаман бу мизгелләр сарыф ителеп бетә. Әлеге җырның сүзләрен язган шагыйрь, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге бүләге лауреаты Мөдәррис Әгъләмов 2006 елның 26 ноябрендә бу дөньядан китеп барды, әмма бу җыр яши бирә. Берничә буын җырчылар тарафыннан яратып башкарылган, халык теленнән төшмәгән мондый җырларны мәңгелек җырлар дип атарга була.

Риф Гатауллин исә һаман да җитди музыкадан тыш искиткеч матур җырлар да иҗат итә бирә. Аның ярты меңгә якын популяр җыры бар, ләкин композитор җырлар язуын туктатмый, композиторның язылып та яңгырамаган, димәк, халыкка әлегә җиткерелмәгән, җыентыкларга да кертелмәгән җырлары да шактый. Иҗат уңышлары теләп калыйк Риф Гатауллинга! Ә безгә исә яңа җырлар барлыкка килү тарихын ишетергә насыйп булсын!

Ринат Нуруллин – шагыйрь, язучы,

Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреаты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшәеш