Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ышанасы килә!.. Кемерово ише фаҗигалардан сабак алдык дип ышанасы килә, тик...

Бу көннәрдә ил буйлап халык күп җыела торган урыннарда тикшерүләр үтә һәм ларның һәркайсында шактый кимчелекләр табыла.

Менә тагын бер коточкыч фаҗиганең шаһитләре булдык. Аның юктан бар булмавын, бик күп сәбәпләрнең бергә “өелүе” нәтиҗәсе икәнен аңладык.

Тагын әле дөнья куа-куа, байлык артыннан чаба-чаба башка берни турында уйлый алмас чиккә җитүчеләр, үз эшенә җавапсыз караучылар, аңлап булмастай башбаштаклыклар, тагын әллә ниләр булуын һәм аларның нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүен күрдек. Һәм (инде ничәнче тапкыр!) бу хәлләр башка булмаслык итеп күп төрле чаралар күрә башладык. Тикшерүчеләр дә хәрәкәткә килде, тиешле органнар, власть вәкилләре дә таләпләрне арттырды...

Тик, ай-һай, сабак алдыкмы икән соң? Бүген әнә шәһәрләрдәге кибетләрдә дә, хәтта складларда да огнетущительләр калмаган, алар бүген иң үтемле товарга әйләнгән диләр. Кайчандыр шушындый “вак-төяк”кә акча жәлләгән оешма-предприятие, офис, төрле үзәкләрнең җитәкчеләре-хуҗалары гына түгел, күп катлы өйләрдә яшәүчеләр дә күпләп сатып ала башлаган.

Искеләрен ремонтларга, тутырырга бирүчеләр арткан. Кемнәрдер өйләренә шушындый ут сүндергечләр, кемнәрдер махсус противогаз ролен үтәүче битлекләр, янмый торган махсус киемнәр алган, үзләре яшәгән йорт подвалларын, куркынычсызлык, саклык таләпләрен үзләре тикшерә башлаган. Боларның һәммәсен күреп, укып, ишетеп, мондый хәлләр башка беркайчан да кабатланмас диеп ышанасы килә башлый...

Тик... Бүген әле Кемерово яраларының яңа булуы гына шулай уйландыра, куркыта безне. Бер дигән заманча бинада көпә-көндез берничә дистә кешенең, гөнаһсыз сабыйларның тереләй янып үлүе әлегә сискәндерсә, ниндидер чаралар күрергә мәҗбүр итсә дә, кеше кайгысы тиз онытыла, миңа калса, битарафлык чиреннән дә тиз генә арына алмабыз. Бик күбебез мондый хәлләр бездә, безнең белән булыр дип уйлый, саклана белмибез. Һич югы үзебезнең, якыннарыбызның иминлеген кайгыртырга өйрәнә алсак иде дә...

Бу көннәрдә ил буйлап халык күп җыела торган урыннарда тикшерүләр үтә һәм ларның һәркайсында шактый кимчелекләр табыла. Балтачыбызда да үтте, үтә андый тикшерүләр (алдагы язма шул хакта). Әй, бездә андый күп катлы биналар, андый күңел ачу үзәкләре юк бит дияргә ашыкмагыз.

Хәтерлим әле, Казандагы “Адмирал” сәүдә үзәгендә янгын булганнан соң, бездәге элекке универмаг бинасына урнашкан базарда да шактый куркыныч бит диючеләр булган иде. Шушы язманы хәзерләр алдыннан да газета укучыларыбызга шундый сорау белән мөрәҗәгать иткән идек. Берничә кеше шул фикерне кабатлады. Менә әлеге фикерләрнең кайберләре:

–Мөгаен, Балтачта иң куркыныч дигән урын шул базардыр. Подвалы белән бергә өч катка җыйнала. Сәүдә нокталары һәркайсы товар белән шыплап тулган, рәт аралары тар. Дөрес, зур-зур тәрәзәләр бар, чыгу юллары да томаланмаган кебек. Әмма андый-мондый хәл килеп чыкса, иң элек сатучылар товарларын коткарам дип (аларны гаепләп тә булмый)) юлларны каплап бетерәчәк.

–Балтач урта мәктәбе, гимназиядә дә балалар саны аз түгел, балалар бакчаларында запас чыгу юллары – тимер баскычлар проблема тудырырга мөмкин.

–Балалар өчен бәйрәмнәр үткәрелә торган “Теремок” икенча катта урнашкан, анда да өстәмә саклык чаралары зыянга булмас.

–Яңа корылма буларак бассейндагы запас чыгу юлларын белеп бетермәскә  мөмкиннәр. Спорт чаралары үткәндә спорткомплекслар да куркыныч урынга әйләнә.

–Район үзәгендәге мәдәният йортында гади генә концерт-спектакльләрдән соң да тиз генә чыгып булмый. Андагы запас чыгу юлларын белсә дә санаулы кеше генә беләдер. Андый чаралар вакытында махсус дежурлар булса, әйбәт булыр иде...

Көтелмәгән хәлләргә беркем дә әзер булмый. Алар шул ягы белән тагын да куркынычка әйләнә. Иң яхшысы, мөгаен, аларны булдырмас өчен алдан-ала күрелгән саклык аралары булыр иде дә... Төзәтеп булмастай ялгышлар, фаҗигалар да башка булмас иде...

Ышанасы килә!..

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига