Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әйтер сүзебез бар...

Хөрмәтле редакция! Газетагызның бер санында Әтнә авылында яңа клуб төзеләчәк дигән хәбәрне укыгач, авыл халкы бик шатланган иде, бигрәк тә клуб мөдире Ләйсән шатлангандыр.

Чөнки сайлаулар алдыннан Пыжмара авылында үткәрелгән активлар җыелышыннан кайтканда: «Мин клубка керергә дә куркам, бөтен почмаклары череп беткән» дигән сүзләре исемнән чыкмый. Дөрес, мәкаләдә клубның кайчан төзеләчәге күрсәтелмәгән иде. Авыл халкы быел төзелә башлар дип уйлады. 18нче июльдә Ясминә Шәмсетдинованың «Бер түбә астында» дигән мәкаләсен укыгач, клубның Алан авылында төзелгәнен белдек. Ясминә «Алан кебек кечкенә авылларыбызның да киләчәге өметле булыр», дип язган. Без Алан авылын баштарак урта мәктәбе булгач зур авыллардан саный идек, ә Әтнә авылы 70 хуҗалыгы, 280 халкы белән нинди авылларга керә икән? Безнең авылда башлангыч мәктәп кенә, ул да булса, 1900нче елда салынган мәчеттә урнашкан. Югарыда әйтелгән активлар җыелышында мәктәп директоры Рафил Җәләев үзенең чыгышында мәктәп түбәсенә ремонт кирәклеген әйтеп узды. Уку башланырга санаулы көннәр калса да, ремонт әлегә кадәр ясалмады. Мәктәпкә керә торган ишек өстендә тышлык такталары да начар хәлдә. Җилле көннәрдә әлеге такталар балаларыбызның, укытучы-ларыбызның башларына төшеп, аларның имгәнүләре ихтимал.
Авылыбызның юллары да бик начар. Андый юллар безнең районыбызда да, Киров өлкәсендәге авылларда да юк. Авылыбызда өч урам бар, шуның берсеннән генә җәен коры көнне сәгатенә 10-20 чакрым тизлек белән үтеп була, ә калган ике урамнан алай да үтеп булмый. Таш, ком проблемалары булса, юллар турында язмас та идем. Икесе дә җәмгыятебез территориясендә чыгарыла. Ташның эресе дә, вагы да Сәрдек авылы карьерында, комы да шул авылның иске тегермәне урынында. Шулай булуга карамастан, безнең юллар ни өчендер гел читтә кала килә.
Күз алдыгызга китерегез әле, гомер буе фермада эшләгән әби, әни авылның начар юлларыннан оныгын яки улын мәктәпкә озата, биредә аларны чалшайган ишеге белән мәктәп каршы ала. Кичен исә яшьләрне хуҗалыкның иске абзарына охшаган клуб үзенә җыя. Авыл халкы, әби-бабайлар офтана димәгез, офтануыбыз бары тик гаделсезлектән.
Рафаэль ГАЗИЗОВ Әтнә авылы имамы


Редакциядән: Хөрмәтле Рафаэль әфәнде! «Яңа клуб төзеләчәк дигән хәбәрне укыгач», дип язгансыз. Әмма ялгышасыз, газетабыз битләрендә андый мәгълүматның басылганы юк. Ясминә Шәмсетдинованың «Авыл яшьләре форумы» язмасында (№ 17, 29.02 2012) ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһановка районыбыз яшьләре тарафыннан бирелгән сораулар турында сүз бара. «Рафис Тимерханович һәр сорауга да канәгатләнерлек җавап бирмәсә дә, район яшьләренең зур өметләр һәм җитди мәсьәләләр өчен чын күңелдән борчылып йөрүләрен югары бәяләп, кайбер юнәлештәге проблемаларны киләчәктә хәл итәргә ышандырды» диелә анда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250