Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юбилеегыз белән!

Бөрбаш авылында туып-үскән, 1975 елдан бөтен эшчәнлеге “Бөрбаш” җәмгыяте белән бәйле булган, 32 ел аның белән уңышлы җитәкчелек иткән Рафис Фарадис улы Солтановның 10 майда 65 яшьлек күркәм юбилее.

Үзенең бар белемен, энергиясен, сәләтен туган җиргә, туган ягына хезмәткә багышлаган якташларыбызның берсе ул. 1975 елда, Чавал авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, ул чактагы “Балтач” совхозында агроном булып башланган хезмәт юлы бик тә бәрәкәтле була. Беренче чыныгуны туган авылы басуларында алган егетне, армиядән кайткач, бригадир итеп куялар. Үзен оста оештыручы, белемле итеп таныту өчен Рафис Фарадис улына бу вазифада ике ел эшләү дә җитә. 1979 елда аны совхозның баш агрономы итеп билгелиләр. Бу елларда, читтән торып, Казан авыл хуҗалыгы институтында да укый, югары белем ала.

1988 елның июлендә авылдашларыбыз Рафис Солтановны “Бөрбаш” совхозының директоры итеп сайлыйлар. Ул агроном һәм директор булып эшләгән чорда совхозыбыз игенчелек, терлекчелек өлкәләрен үстерү юнәлешендә чын мәгънәсендә сикереш ясады. Ике тармакны бердәй үстерү буенча куелган хезмәтләр эзсез калмый, хуҗалыгыбыз күп еллар икътисадый күрсәткечләр буенча районда лидерлар сафында булды, әле дә иң нык хуҗалыкларның берсе. Күп мәртәбәләр икътисадый-җитештерү нәтиҗәләре буенча, хуҗалык итүнең аерым тармакларының еллык нәтиҗәләре буенча ярышта җиңү яулап, хезмәт алдынгыларының район җыены сәхнәсендә хакимиятнең Мактау таныклыкларын, кыйммәтле бүләкләр алды. Бу казанышларда хуҗалыкның җитәкчесе Рафис Фарадис улының роле һәм өлеше бәхәссез.

Авыл хуҗалыгын үстерүдәге олы хезмәтләре өчен Р.Ф.Солтановка 1994 елда “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеме бирелде.

Хөрмәтле Рафис Фарадис улы! Сезне гомерегезнең алты “бишле” куярлык матур бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз! Үткәне кебек бәрәкәтле, матур тормыш, нык сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез. Тормыш иптәшегез Гөлүсә ханым белән тигезлектә, балалар, оныклар бәхетенә куанып яшәргә, күп юбилейларыгызны бәйрәм итәргә язсын!

Иң изге теләкләр белән, “Бөрбаш” җәмгыяте коллективы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев