Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юбилей мөнәсәбәте илә... (+фото)

Табигатьтә алтын көз хакимлек иткәндә "Өлкәннәр көне"н билгеләп узуыбыз юкка түгел. Аларның тормыш тәҗрибәсе, яшәеше муллык, байлык символы белән бик тәңгәл килә. Бу көн өлкән буынга булган тирән ихтирамыбызны һәм рәхмәтебезне җиткерү мөмкинлеге биргән аерым бер бәйрәм буларак та үзенчәлекле. Алар бит җәмгыятебезнең төп тоткасы һәм таянычы.

Үзләренең игелекле хезмәтләре белән коллективыбызда хөрмәт казанып, район яңалыкларын хәбәр итүче һәм һәр йортта көтеп алынган кунак булган "Хезмәт" һәм "Азьлане" газеталарын нәшер итүдә армый-талмый эшләгән Нурия Давытова, Фирдәүсә Заһриева һәм Галина Васильева быелгы бәйрәмне исә күркәм юбилейлары белән каршы ала. Уңайлы шартлар булмаган заманнарда да газетага салынасы материалларны хәрефләп җыеп, зур хезмәт башкарган Нурия апаны, эш урыннарында һәрчак тәртип, матурлык, пөхтәлек өчен җавап биргән Фирдәүсә ханымны, "Азьлане" газетасында озак еллар тәрҗемәче, соңрак баш мөхәррир урынбасыры булып эшләгән Галина Константиновнаны һәрчак матур хатирәләр белән искә алабыз. Сезнең һәрберегез авыр, сикәлтәле һәм мактаулы тормыш юлы үтеп, ил үсешенә, балаларны, оныкларны хезмәт сөючән итеп тәрбияләүгә зур өлеш керткән. Гомерегезне, бар көч-куәтегезне хезмәткә биреп, әле бүген дә акыллы киңәшләрегез, кулдан килгән ярдәмегез белән куандырып торасыз. Сез - безнең төп таянычыбыз, бай тормыш тәҗрибәсен, зирәклеген, белемнәрен яшәешебезне бәхетле итүгә багышлаган хөрмәтле кешеләребез.

Бәйрәм алды көннәрендә юбилярларыбызга һәм дә калган барлык өлкәннәребезгә исәнлек-саулык, иминлек, якыннарының һәм туганнарының игътибарын, яратуын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүләрен телибез. Күтәренке рух гомерлек юлдашчыгыз булсын! Бәйрәм белән сезне!

Ихтирам белән, «Хезмәт»леләр.
Зәлия Фәйзрахманова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250