Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юбилейлар елы килә

Менә тагын бер ел артта калды. 365 тынгысыз көн... – кемнәрдер өчен ул хезмәт уңышлары, кемнәрдер өчен гаиләдәге матур яңалыклар, шәхси биеклекләр, үсеш-үзгәреш елы булып истә калыр. Табышлары гына түгел, тормыш булгач, югалтулары да булгандыр.

Шул сәбәпле, бу елда да кайберләребезгә моңсуланырга, моңаерга да сәбәп-сәбәпчеләр табылгандыр. Еллар постларын алмашкан мәлдә, нигәдер, яхшылык, матурлык турында гына уйлыйсы килә. Борчу-мәшәкать, кайгы-хәсрәтләрне, авырлыкларны 2019 ел үзе белән тарих битләренә, үткәнгә алсын да вакыт галиҗәнап дәвачы булсын, киләсе елда исә барчабызны һәр таңда хәерле-матур хәбәрләр генә көтеп торсын иде!

Бу нисбәттән 2020 ел шактый матур вакыйгаларга, истәлекле даталарга бай булырга охшап тора. Бөек Җиңүнең – 75, Республикабыз төзелүнең – 100, районыбыз оешуның – 90, районыбыз авылларына табигый газ кертелеп бетүнең 20 еллык бәйрәмнәрнең һәркайсы үзе тарихи вакыйгага тиң. Инде республика Президенты тарафыннан ТАССР төзелүнең 100 еллык чараларына старт бирелде, шулай ук районыбызда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллык юбилее уңаеннан да чараларның башлангычы булды. Районыбызның 90 еллыгына да ел дәвамында матур чаралар, истә калырлык эшләр булыр, үткән тарихыбызны барлауда бик тә бәрәкәтле, игелекле гамәлләр күп кылыныр дип ышаныйк.

Шулай ук 1983 елның 11 ноябрендә район үзәгендә тантаналы митингтан соң беренче газ факелы кабыну – Уренгой газының Балтачка килеп җитүе район тарихы өчен яңа чор башлануга тиң була. 25 чакрым ераклыктан Балтачка газ трассасы китерү өчен ничә еллар, күпме үҗәтлек кирәк булганын хезмәте, өлеше кергәннәр генә белә. 1985 елның 15 ноябрендә исә беренче карлыгач булып, Балтач урта мәктәбе котельные табигый газга тоташа. 1999 елда инде районыбыздагы иң соңгы – ул чактагы унөч хуҗалыклы Пукшинер авылы да табигый газ куллануга күчә. Районыбыз республикада иң беренче булып тулысынча газлаштырыла! Шуңа күрә бу дата да, мөгаен, тарихи әһәмияте ягыннан да, авылларыбыз тормышын чын мәгънәсендә заманчалаштыруда да мөһим бер чор, яңа борылыш этабы буларак, олы тантана дип бәяләнергә хаклыдыр.

Менә шундый матур ел көтә безне. Ул һәрьяктан шундый матур, хәвеф-хәтәрсез, бәла-казасыз, барлык изге ният-хыялларыбыз чынга ашачак ел булса иде. 2019 ел тәмамланганда Сырья авылында ачылган, күптән көтелгән медпункт кебек (астагы рәсемдә), кирәкле төзелешләре белән дә сөендерсен, басу-кырларыбызда күкрәп иген уңсын, һәр өлкәдә югары нәтиҗәләргә ирешергә, эшле дә, ашлы да булып яшәргә язсын!

Төкле аягың белән, 2020!

Фото: баш мөхәррир

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей яңа ел