Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юбилярга - теләкләр

"Труд" хуҗалыгы җитәкчесе Рәшит Хафиз улы Һадиевка 60 яшь тулды

Мәктәп елларыннан бергә

Рәшит Хафизовичны Арборда мәктәптә укыган еллардан бирле беләм. Бер-бер артлы укыдык, бер үк системаларда эшләдек. Гомер буе аралаштык дисәм дә, ялгыш булмас. Инде менә ничә еллар янәшә хуҗалыкларда эшлибез. Гел киңәшләшеп, аңлашып эшлибез. Ул, гомумән, башкалар белән конфликтка керә торган кеше түгел. Шул ягы бик рәхәт. Кирәк икән, киңәшен дә бирә, теләк-тәкъдимен дә әйтә. Тырышлыгы, эшчәнлеге өстенә, бик белемле, сәләтле дә. Нинди генә участокка куйсаң да, эш күрсәтә ала торган җитәкче. Кеше белән бик җиңел аралаша, гаиләсендә дә үрнәк. Әле күп еллар бергә-бергә эшләргә язсын!

Хәмит БАЯЗИТОВ,

“Арбор” хуҗалыгы җитәкчесе.

Барысы да җайлы гына бара кебек

Мин “Кама”да рәис булып эшли башлаганда ул инде “Труд”та шактый уңышларга ирешкән иде. Хәтерлим әле, “Ничек аның эше шулай бик җайлы гына бара соң?” – дип аптырагач, бер танышым: “Ул бит инде алты ел эшли”, – дигән иде. Аралаша торгач, шуны аңладым, хикмәт алты елда булмаган һәм аның эше дә мин уйлаганча җайлы-җиңел генә бармаган, үзе зарланмаганга шулай җиңел кебек тоелган икән! Ул безгә дә шундый акыллы киңәшләр бирә иде, ашыкмагыз-кабаланмагыз, барысы да үз җае белән хәл ителә ул дип. Әмма аныңча эшләргә өйрәнү бөтен кешенең дә холкыннан килми. Сабырлыгы, барысын да салкын акыл белән уйлап эшләве, белгәнен яшерми әйтүе, хата-кимчелекләреңне дөрес итеп күрсәтүе бик күп җитәкчеләргә үрнәк. Үзем, гаиләм, барлык “Кама”лылар исеменнән мин аны матур юбилее белән ихлас котлыйм һәм иң изге теләкләр үзенә.

Рәкыйп НӘҖИПОВ,

“Кама” хуҗалыгы җитәкчесе.

Тынлыкны бозарга курыкмый

Җитди карар кабул итәсе булганда, ничектер, күп кеше башлап фикер әйтергә кыймый. Менә шундый чакларда Рәшит Хафизович барыбызны да коткара инде. Дөрес тәкъдимне башлап хупларга, килешмәсә, үз сүзен әйтергә кыенсынып тормый. Эшли, оештыра да белә, сөйли башласа, юк кына әйберне дә авызына каратып, “тәмле” итеп сөйли инде. Башкаларны да тыңлый белә, кешеләр белән аралашырга ярата. Менә шушы сыйфатлары эшендә нык ярдәм итә дип беләм. Проблемалы әйберләрне дә тыныч юл белән, ансат кына чишә ала. Бу яктан ул бөтенебезгә дә үрнәк. Юбилее белән котлап, нык сәламәтлек, бәхет һәм күп уңышлар телисе килә.

Фердинанд ХӘЙРУЛЛИН,

“Кызыл юл” җәмгыяте җитәкчесе.

Көн узсынга йөреп булмый

Рәшит Хафизович янәшәсендә көн узсынга гына йөреп булмый. Ул атнага берничә тапкыр бөтен авылларны йөреп чыга һәм бөтен проблемалардан хәбәрдар була. Кайчакта без әйтеп өлгергәнче аларны хәл итәргә алынган да була инде. Бер генә үтенечне дә җавапсыз калдырмый. Исенә төшерәсе дә юк. Күп милләтле халык яшәгәнгә, ул бөтен дини бәйрәмнәрне әйбәт белә. Алай гына да түгел, һәр яңа елның беренче көнендә эшкә чыгып, барлык эшче-хезмәткәрләрнең, әле авыл җирлегендә эшләүчеләрнең дә туган көннәре язылган исемлеген яңарта һәм һәр кешене котлап бара. Әле безгә дә шалтырата: синең шул-шул хезмәткәреңнең туган көне, котладыңмы, ди. Белмим, кешеләр күңелен күреп, бөтен кешене хөрмәт итеп эшләүче башка мондый җитәкче бармы икән? Шуңа күрә үзен дә бик хөрмәт итәләр. Гадилеге, тәрбиялелеге белән дә сокландыра ул. Бәйрәме көнендә чын күңелдән котлап, матур юбилейларыгыз күп булсын, гел шулай хөрмәтле кеше булып калыгыз, дибез.

Азат НОТФУЛЛИН,

Чепья җирле үзидарә башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: теләкләр