Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юбилярга теләкләр

”Сезнең хезмәтләр югалмады”... Бүген Хәкимулла Сибәгатулла улы Сибәгатуллинга – 70 яшь. Ленин исемендәге – Сорнай хуҗалыгы белән чирек гасырдан артык уңышлы җитәкчелек иткән шәхес ул

Дамир ГАБДРАХМАНОВ – совет эше ветераны:
– Мин Хәкимулла Сибәгатулловичны бик күп еллар беләм. Соңгы ике дистәләп елны ут күршеләр булып яшәдек, бер-беребез белән аралашып, бик дустанә, хәл-әхвәл белешеп, яшибез. Ул 25 елдан артык җитәкләгән Ленин исемендәге хуҗалыкка да колхозчыларга мин тәкъдим иткән идем аны. Шуңа да ирешкән уңышларына икеләтә сөендем. Юкса, райондагы иң авыр – бу һич кенә дә арттагы хуҗалыкка дигән сүз түгел, район үзәгендә урнашканлыктан үзенең минуслары булганга авыр хуҗалык белән чирек гасырдан артык җитәкчелек итү аңа бер дә җиңелләрдән булмады. Бу урынга Нәфыйк  Әхәтовтан соң тәҗрибәсе аннан да ким булмаган, бик тә көчле оештыру осталыгына ия кеше кирәк иде. Шөкер, Хәкимулла Сибәгатуллович безнең өметләрне тулысы белән аклады. Халык белән бик тә аңлашып, яратып эшләде. Ул бик булдыклы җитәкче булды. “Карарбыз” дигән сүзне белмәде, яки “әйе”, яки “юк” диде. “Әйе” ди икән инде, димәк, бу эшне яхшы итеп башкарып чыгачагына шик була алмый. Башкача эшли белмәде ул. Мин аны үзем һәм гаиләбез, күршеләр исеменнән дә матур бәйрәме белән котлыйм. Фәридә ханым белән тигезлектә, балалар, оныклар өчен кадерле-кирәкле булып, бик тә бәхетле, озын, бәрәкәтле картлык кичерүләрен телим.

Наил МӨХӘММӘТГАЛИЕВ – “Маяк” колхозының элекке рәисе:
– Хәкимулла Сибәгатулловичка мин гомерем буе бик тә ихтирам белән карыйм. Үз тырышлыгы белән күтәрелеп, зур уңышларга ирешкән, булсынга эшләгән кеше. Үзгә, бик көчле характеры белән дә күпләрне сокландыра иде ул. Әйтәләр бит әле, каты чикләвек, ватып булмый торган чикләвек дип, чикләвек әле ватыла. Тик Хәкимулла Сибәгатуллович түгел. Каты таш, ватылмый торган таш, диләр. Аны да ватып була. Әмма Хәкимулла Сибәгатулловичны түгел. Юк, кирелек түгел бу. Бу – бернигә, беркемгә карамый үз юлын ярып бару, сер бирмәү, кирәкмәгәнгә кысылмау ише бик күп ваклыклардан торган көчле холык турында сөйләүче әйбәт мәгънәдәге катылык. Бик-бик сирәкләрдә генә була торган шушы холкы аңа утыз елдан артык “ияр”дә калырга һәм шул утыз елның утызын да уңышлы үткәрергә ярдәм иткәндер. Мин аны ихлас күңелемнән бик тә матур гомер бәйрәме белән тәбрик итәм. Тормышының үткәне бәрәкәтле булды, инде Фәридә ханым белән тигезлектә, җан тынычлыгы, сәламәтлек белән куанып-шатланып яшәсеннәр.

Нургаян САДЫЙКОВ – авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесенең элекке урынбасары:
– Без бер елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында укыдык. Хәкимулла бик әйбәт укыды. Кайткач та бер чорда янәшә колхозларда агроном булып эшләдек. Аннан соң да, икебез дә шушы җирлектә эшләгәч, яшәгәч, еш очраштык. Аның хезмәт баскычлары буйлап күтәрелүләрен дә, уңышларын да сөенеп күзәттем. Районда игенчелекне, терлекчелекне бердәй үстерүдә иң зур өлеш кертүчеләрнең берсе дисәм дә артык булмас.  Тирән белеме, бик сәләтле оештыручы булуы белән үзе җитәкләгән Ленин исемендәге хуҗалыкны берничә елда районда лидерлыкка чыгара алды. Артык сөйләшмәс, төпле фикерен кистереп, конкрет итеп әйтер, ә инде үзенең хаклыгына ышанганда, фикерен теләсә нинди югарылыкта, теләсә нинди аудиториядә әйтә ала иде. Бик матур эшләде, халык белән тавышка кермәде, кайда эшләсә дә, гади кешегә хөрмәтле булды, шуңа күрә үзен дә бик хөрмәт иттеләр. Бик матур гаилә башлыгы булды, тормыш иптәше Фәридәдән бик уңды, матур яшәделәр, берсеннән-берсе тырыш, акыллы, игелекле балалар үстерделәр, бүген оныкларга кадерле әби-бабай. Куйган хезмәтләренең игелекләрен күрергә, әле бик күп юбилейларын тигезлектә бәйрәм итәргә язсын!

Сәйдәш ИСРАФИЛОВ – Тимирязев исемендәге хуҗалыкның элекке рәисе:
– Без институтта бер елларда укыдык, ул агрономлыкка, мин инженерлыкка. Мәктәптә дә бездән бер генә ел соң укыганлыктан, әнә шул чордан бирле беләм үзен. Бәхетенәме, язмышынамы, аңа шактый авыр хуҗалык туры килде. Әмма ул сабырлыгы, үҗәтлеге, тырышлыгы белән бу авырлыкларны җиңә алды. Шәп эшләде, рекордлы күрсәткечләре белән макталган еллары күп булды. Шулай булса да, мактана белмәде, гадилеге белән аерылып торды. Күп еллар янәшә хуҗалыкларда эшләсәк тә, бездә бер-беребездән көнләшү дигән әйбер булмады. Әле дә элемтәләребез өзелмәде, хәлләр белешеп, сөйләшеп, аралашып яшибез. Юбилее белән чын күңелдән котлап, аңа ныклы сәламәтлек, хәерле озын гомер, иң-иң изге теләкләремне җиткерәм.

Хәмит ГӘРӘЕВ – “Якты юл”ның элекке рәисе:
– Хәкимулла Сибәгатуллович белән бик күп еллар бер үк вазифаны үтәдек. Елларның төрлесе булды. Әмма ул беркайчан зарлана белмәде, алдына карап, эшләде дә, эшләде. Эше дә гөрләп барды, кешеләрне тыңлата, оештыра да белде. Белгечләре белән дә һәрчак уртак тел тапты. Безнең барыбыз өчен дә үрнәк, өлге булды. Уңышлары да очраклы булмады, шуңа күрә күп еллар лидерлыгын саклап килде. Беркайчан башкалардан көнләшмәде, күпсенмәде, аңлашып, киңәшләшеп эшләдек. Мин аны 70 яшьлек бәйрәме белән чын ихластан котлыйм, гаилә иминлеге, сәламәтлек, җан тынычлыгы телим.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр