Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Югалган һәм табылган Камил абый

Милләтебезнең йөзек кашы, Русия һәм дөнья күләмендә танылган бөек галим, академик Камил Әхмәт улы Вәлиевнең тууына 85 ел тулды. Олы җанлы бу галим бик күпләрнең, шул исәптән минем дә мөгаллимем.

"Стакан"нан алып "кырык аяклы таракан"га кадәр
Сугыштан соңгы елларда радиоалгыч чемодан кадәр, ә аның эчендәге радиолампалар стакан чаклы иде. Тора-бара тавыш көчәйткеч лампалар бармак кадәрлегә калып, аларны "пальчиковые" дип атадылар. Вакыт узу белән радиолампалар урынына тырнак хәтле генә "ярымүткәргеч триод" дигән детальләр килде. Аларны фәндә "транзистор" дип атадылар. "Альпинист", "Спидола", "ВЭФ" дип аталган, кулга тотып йөри торган транзисторлы радиоалгычлар пәйда булды. Хәтта кесәгә сыешлы кечкенәләре дә чыкты. Халык андый алгычларны гомумиләштереп "транзистор" дип кенә атый башлады. Аларының да гомере әлләни озын булмады. Ул вакыттагы радиоалгычларның эчен ачып карасаң, анда кара төймәгә охшаган ярымүткәргеч триод - транзистор янәшәсендә кызыл, яшел, зәңгәр һәм башка төстәге күптөрле вак детальләрне дә күрергә мөмкин иде. Алары - төрле максатта кулланылучы һәм төрле номинал зурлыкка ия резисторлар һәм конденсаторлар. Уйлап табучы галимнәр әнә шул детальләрнең барысын бергә укмаштырып, модульләр хасил иттеләр һәм билгеле бер схема нигезендә бәләкәй тартма эченә тутырдылар. Шулай итеп, "кырык аяклы тараканнар" хасил булды. Аларны "микросхемалар" яисә "интеграл схемалар" (кыскача - "ИС" ) дип тә атадылар.
Микросхеманың эчендә йөзгә кадәр деталь булганнары "МИС" (малые), меңгә кадәр деталь кергәне "СИС" (средние), ун меңгә кадәр детальлеләре "БИС" (большие) атамасы белән йөрде. "СИС"ларның да, "БИС"ларның да зурлыгы әлләни артмады, бары тик "таракан"ның рәвеше үзгәрде һәм "тәпи"ләр саны гына үсте. Тора-бара "ИС"ларның миллион һәм миллиард сандагы детальләрдән торганнары да барлыкка килде. Әлеге детальләрнең хәтта берничә дистә молекуладан торып, зурлыгы миллиметрның йөздән бер өлеше кадәр генә булганнары да бар. Хәзер исә электрон микроскоп аша гына күреп була торган мондый детальләрне бик юка пленкаларга беркетәләр һәм "чип" дип атыйлар. Шушындый "чип"лар, "ИС"лар хәзерге заман нанотехнологиясенә нигезләнгән аппаратларның төп өлеше булып тора. Болар телефон, фотоаппарат, "карта"лар дип аталучы һәм төрле максатларда кулланылучы "катыргы" кисәкләре, компьютерлар, телевизорлар һәм башкалар. Хәрби техникаларны, космик аппаратларны, һәртөрле идарә итү җайланмаларын да әлеге "чип"лардан, "ИС"лардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел.

Тәкәнеш егете - иң яшь фән докторы
Бөек Ватан сугышы елларында Казан фронтны самолетлар, снарядлар, оптик һәм радиоприборлар белән генә тәэмин итеп калмаган, ә илнең фән үзәгенә дә әйләнгән. СССР Фәннәр академиясе А.Иоффе, И.Тамм кебек күренекле академиклары белән Казанга күченгән. Монда яшьрәк галимнәр дә шытып чыккан. Атом бомбасы "башлыгы" И.Курчатов, космик корабльләрнең баш конструкторы С.Королев, шул корабльләр өчен двигательләр иҗат иткән В.Глушко беренче фәнни чыныгуларын нәкъ менә Казанда алган. 1945 елда физик Е.Завойский Казан университеты лабораториясендә дөньякүләм әһәмияткә ия "парамагнит резонансы" күренешен ачкан. Мәскәү галимнәре Казаннан киткәч, әлеге юнәлештәге эзләнүләрне КДУда калган С.Альтшулер дәвам иткән, 1958 елда ул физика буенча фән докторы, профессор дәрәҗәләренә ирешеп, башкалабызның иң күренекле галимнәренең берсенә әверелгән.

Тәкәнеш районы Югары Шүләнгер авылы (хәзер ул Мамадыш районына керә) егете Камил Вәлиев урта мәктәпне тәмамлагач, КДУның физика-математика факультетына укырга кергән һәм аны 1954 елда кызыл диплом белән тәмамлаган. Студент елларында ук фәнни эшләр белән шөгыльләнгән бу егет шундук аспирантурага кабул ителгән. Алда әйтелгән талантлы галим С.Альтшулер җитәкчелегендә дүрт ел эчендә Вәлиев аспирантураны да тәмамлаган, физика-математика фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә диссертация дә яклаган. Аннары педагогия институтына эшкә җибәрелгән. Әлеге институтның физика-математика факультетында укыганда доцент Камил Әхмәтович безгә, 4-5 курс студентларына, "Теоретик физика"ның иң катлаулы саналган "Каты җисемнәр физикасы", "Молекуляр физика", "Статфизика", "Атом-төш физикасы" фәннәре буенча лекцияләр укыды. Молекулалар һәр атомнар тирәлегендә шома юл салып, үткен тизлек белән хәрәкәт иткән искиткеч талантлы галим-укытучы буларак, ул безнең хәтергә нык сеңеп калды. Ул үзенең сөйләмен бернинди "ыгы-мыгы"лар белән өзмичә, тактада дилбегә буе озын формулалар язып, катлаулы теорияләрне аңлатып бирә иде. Без аның гадилегенә сөенә, тирән белем багажына соклана һәм шундый мөгаллимебез булу белән нык горурлана идек. К.Вәлиев КДПИда нәкъ без укыган чорда гына эшләде. Аның җитәкчелегендә мондагы физика кафедрасында аспирантура ачылган, чын фәнни кадрлар хәзерләү мәктәбе барлыкка килгән. Төп бинаның подвалында галимнең зур лабораториясе бар иде. Аның ассистент-аспирантлары көн саен иртәнге сигез туларга ун минут кала зур төгәллек белән шунда юнәлделәр. Алар дүртәү, без аларны танып белә идек. Әмма ул серле лаборатория ишеге безнең өчен ябык булды. Без дүртенче курста укыганда (1963 ел) Камил Әхмәтович Свердловскидагы Металл институтында физика буенча докторлык диссертациясе яклады. Казанда аның иң яшь һәм дәрәҗәле галим булуын таныдылар. Бу елларда башкалабызда ике химик-академик (аталы-уллы Арбузовлар) бар иде, физика буенча икенче фән докторы пәйда булды. Ул вакытта Казанда барлык юнәлешләр буенча профессорлар саны 150 тирәсе булган, ә 2002 елгы мәгълүматлар буенча, шәһәрдә профессорлар саны 1600гә җиткән.
(Дәвамы бар).
Рәфхәт ЗАРИПОВ,
Балтач районы,
Түнтәр авылы.
Фото: millattashlar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250