Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Югалган һәм табылган Камил абый (дәвамы)

Мөгаллимебез кая киткән? 1964 елда Камил Вәлиев институттан юк булды. Безгә: "Аны Мәскәү тирәсенә, ниндидер фәнни-тикшеренү институты директоры итеп алдылар", - диделәр. Мөгаен, атом-төш физикасы юнәлешендәге яшерен оешмадыр дип фаразладык.

Күп еллар үткәннән соң гына талантлы мөгаллимебезнең СССР Фәннәр академиясе каршында яңа оештырылган "Молекуляр электроника" фәнни-тикшеренү институтының һәм шул институтка караган "Микрон" заводының беренче директоры итеп билгеләнгәнлеген белдек. Әлеге ябык оешма һәм завод нәкъ менә язмамның башында сөйләнгән интеграл схемалар җитештерү белән шөгыльләнгән икән. Былтыр "Т.Я."да, "Билгесез "Искәндәр" дигән язмамда, Бәшир Рәмиевнең, СССРдагы ЭВМнарның баш конструкторы буларак, Пензадагы "Рубин", Казанда һәм Минскидагы ЭВМ заводларының "акылы" булганлыгы турында язган идем. Безнең Камил Әхмәтович менә шул ЭВМнар һәм компьютерлар өчен "ИС"лар җитештерүнең башында торган икән. Илебезнең беренче "ЖК" экраннарын да аларның коллективы иҗат иткән. Институтта укыганда "сыек кристаллар" дип теоретик яктан гына белгән әнә шул "җимешләрне" без тора-бара Мәскәүнең аэропортлары, тимер юл вокзаллары залларында таблолар, электрон сәгатьләрнең, калькуляторларның экраннары рәвешендә күрә башладык. Әмма безнең илдә "ЖК"дан телевизор ясауга барып җитмәделәр, әлеге казанышлар безнең илдә хәрби аппаратурадан артык ерак китә алмады.

Ил белән коммунистлар идарә иткәндә бөтен фәнни эшләр ябык булды, әмма яшерен көндәшлек тукталмады. Безнең ЭВМ-компьютерлар ул вакытта тегеләрнекенә караганда исәпләүне ике тапкыр тизрәк башкарган. "Вәлиев ИС"-лары ЭВМнарга әнә шундый өстенлек биргән. Әмма Рәмиевнең "ЕС" (бердәм системалы)компьютерлары тегеләрнең "IBM"ыннан авырлык буенча калышкан: чит илнекеләр күпкә җиңел икән. Космик корабльдә урнаштырылган аппаратның һәр килограммы аны космоска чыгару өчен шактый зур чыгымнар сорый. Хикмәт шунда ки, компьютермы ул, телевизормы, башка электрон җайланмамы, һәрберсендә төрледән-төрле трансформатор һәм дроссельләр утыра. Тегеләрдә "импульслы" дип аталган җиңел трансформаторлар үсеш алган, безнекеләрдә исә борынгы заманнан калган корыч кендекле "урысныкылар" утырган. Сиксәненче елларда Рәмиев безнең "ЕС" белән американнарның "IBM" арасындагы казанышларны уртаклашу тәкъдиме белән коммунист түрәләребезгә мөрәҗәгать иткән. Әмма рөхсәт булмаган. Аннан озак та үтми "үзгәртеп кору", СССР таркалу, тырыша-тырмаша ил байлыгын бүлешү чорлары килгән, дөнья буталган. Хәрби саклану заводлары кыскарган, исән калганнарына калдык кыерчыклар гына ыргытылган. Шулай итеп, урыс фәне шактый саеккан.

Бу чорларга кадәр милләттәшебез, академик Камил Вәлиевнең фәнни хезмәтләре дәүләт дәрәҗәсендә югары бәяләнгән. Ул Ленин премиясе, Русия Дәүләт премиясе, академик Завойский исемендәге халыкара, академик Лебедев исемендәге фәнни премияләр, дәүләтебезнең биш орденын һәм башка күптөрле мактаулы исем һәм бүләкләр алган. Вафатыннан соң, 2012 елда, аның бронза бюсты һәм истәлек тактасы үзе эшләгән "Микрон" заводына керү юлына куелган. Үткән ел Мамадышның икенче лицеена аның исеме бирелде. Моннан ун еллар элек, Камил Әхмәтович Казанга кайткач, КФУда аны матур итеп каршы алганнар, галимнәр, студентлар белән очрашу үткәргәннәр. Аның фәнни ачышларыннан күргәзмә оештырганнар. Бирегә галимнең студент елларында башкарган фәнни эшләре һәм хәтта абитуриент буларак, 1949 елда математикадан башкарган язма эшен дә куйганнар. "Менә, бездә барысы да саклана" дип горурланырга теләгәннәр булса кирәк. Камил әфәндегә математикадан язма эше бик кызык тоелган. Ул аны җентекләп карап чыккан да, ректорга дәгъва белдергән: "Минем язма эштә бернинди хата булмаган, ә аңа нигәдер "дүртле" куйганнар. Шул билге аркасында беренче семестрда миңа стипендия түләмәделәр. Менә шуның өчен хәзер университеттан компенсация таләп итәм". Ярымшаяру белән җиткерелгән бу кинаядән мондый нәтиҗә чыгарып була: чыннан да, Сталин чорында университетта ришвәтчелек булмагандыр. Әмма, барыбер, дус-иш, кода-кодагый, түрә балалары өчен урын саклап, авыл малайларының балларын кискәннәр икән.
Ярар, буласы булган. Хәзер исә бөек галимебезне искә алыйк. Аның барлыгын үзебез дә белик, бу турыда яшьләргә һәм балаларга да җиткерик.
Рәфхәт ЗАРИПОВ,
Балтач районы,
Түнтәр авылы.
Фото: millattashlar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250