Югалса да авыл... (+фото)
Бүгенге язмабыз районыбызның кыска гомерле авылларының берсе булган Акман хакында.
Басу уртасында... авыл
Тарихи чыганакларга күз салсаң, авылның оешуына 1928 елда Нөнәгәр авылында коточкыч фаҗигагә китергән янгын сәбәпче була. Әлеге янгын вакытында 100дән артык хуҗалык зыян күрә, шулар арасыннан 20се янгын булган урында йорт салырга ярамый дип, авылдан 20 чакрым читтә урнашкан Акман басуына күченеп төпләнергә карар кыла. Борынгыдан калган басу исеменнән алып авылны да Акман дип атыйлар, аңа Зәки карт нигез сала. 1932 елда колхоз төзелә, аңа “Трактор” исеме бирелә һәм Зәки картның улы Гариф Зәкиевны рәис итеп билгеләр. Акманлылар, нигездә, игенчелек белән шөгыльләнгән, сыер, үгез асраганнар, соңгы елларда куян үрчеткәннәр. 1935 елда бирелгән отчетта авылда 28 хуҗалык булган, 178 кеше яшәгән, сөрүлек җирләре 301 гектар, уңыш 3280 центнер тәшкил иткән, 22 ат, 2 сугу машинасы, 3 ургыч, 2 чәчкеч, 20 сука булган.Сугыш елларында нык кына таушалган колхозны 1950 елда Комзавод авылының “Ирек” колхозына кушалар.
Тормыш кайнаган урында...
1933 елда Акман авылында хәтта башлангыч мәктәп тә ачалар. Әмма бина булмаганлыктан, балаларны төрле кешеләрнең өйләрендә укыталар. Смәелдән килгән Рәйсә Касыймова Акман мәктәбенең беренче укытучысы буларак тарихка кереп калган. Әмма мәктәпнең гомере озын булмый, 1959 елда ябылырга мәҗбүр була. 1965 елдан Акман авылы үзе дә яшәүдән туктый. Кешеләр акрынлап Нөнәгәргә кайтып төпләнә, күпләре ерак төбәкләргә юл ала.Бүгенге көндә Нөнәгәрдә яшәүче соңгы акманлы Вәгыйз Салихҗановка да инде 84 яшь. Гомере буе шофер булып эшләгән. Тормыш иптәше белән өч кыз, ике ул үстергәннәр.
Тулы канлы тормыш белән яшәгән авыл хакында бүген бары аның зираты гына искәртеп тора. Ул балачакларын сагынып кайткан акманлыларны әллә каян сәламләп каршы ала. Кендек каны тамган авыл кешеләре өчен бик кадерле булган урыннарда бүген шаулап игеннәр үсә. Үткәннәр бары истәлекләрдә, хатирәләрдә генә яши.
Гомер башы
Акман кыска гына гомерле булса да, әлеге төбәк бик күпләрнең гомер башы булган. Араларында шактый танылу алаганнары да аз түгел. Авылга нигез салган Зәкиевлар нәселе дисеңме, райондашларыбызга яхшы таныш совет һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы Югары Советы депутаты, каләмдәшебез Мөдәрис Шәйхиев, республикада танылган авыл хуҗалыгы белгече Назыйм Ризванов та Акман егетләре.
Шеңшеңәр мәктәбендә бер ел укыткач, Казан авыл хуҗалыгы институтында агроном белгечлеге алган Назыйм Түбән Кама якларында иң элек агроном, соңрак рәис булып эшләде. 1970 елларда Яшел Үзән районында авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы вазифаларын башкарды. Сәламәтлеге начараю сәбәпле, әлеге эшеннән китәргә туры килсә дә,барыбер авыл хуҗалыгыннан аерылмады. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен ике мәртәбә Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде, – дип истәлекләре белән уртаклашты Нөнәгәр авылында яшәүче хезмәт ветераны Наил Салихов.
Колхозларны эреләндерү, авылларны перспективалы итү сәясәте кечкенә авыллар язмышына балта чаба. Акман авылы да илдә барган әлеге вәзгыять корбаны. Шулай ук авылның олы юл өстендә урнашмавы да моңа бер сәбәп булгандыр дип исәпли әлеге як өлкәннәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев