Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Югалттык без сине, югалттык…»

Алсу Габделбәр кызы Гапсәләмова - Ключникованың җәсаден җир куенына иңдергәннән бирле Аксубай халкы зар елый. Безнең Балтач кызы табибә буларак ул якларда күпме балага якты дөньяларга туарга булышкан, күпме ананың гомерен саклап калган.

Чистайдан, башка районнардан кадәр Алсуны эзләп килә торган булганнар. Хәзер исә аксубайлылар аның хакында шигырьләр яза, изге эшләрен, яхшы күңелен сагынып искә ала. Инде Казанда күпме аксубайлы белән очрашырга туры килде, барысы да аны сагына, “кулы җиңел , күңеле рәхимле иде. Култык таягына таянып йөргәндә дә авыр минутларда ярдәмгә килде бит ул. Хастаханәгә якын яшәде, һәрвакыт ярдәм итәргә атлыгып торды, канын да бирде, җанын да кызганмас иде ул кеше гомере өчен”, диләр. Әй, язмыш... Нинди чәчәктәй-гөлдәй, яхшы кешеләрне, алтын баганаларны, оста белгечләрне югалтабыз бит...

Әле шушы көннәрдә генә Алсу катнашкан концертның видеосын җибәрделәр – Аксубай районы хастаханәсенең иҗат концертыннан бер өзек дип карадык без аны. Райондашыбыз заманча бию башкара, аңа карата хөрмәт, ихлас алкышлар ишетелеп-сизелеп тора. Һәрнәрсәгә өлгергән, вакыт тапкан, җаныкай. Менә шушындый халык өчен җан атып яшәгән, кәнәфиләргә үрмәләмәгән кешеләрнең исемнәрен мәңгеләштерәсе иде безгә, мәңгегә...

Тыныч йокла, Алсу, урының оҗмах түрләрендә булсын. Әниең Әнисәгә, балаларыңа, якыннарыңа, туганнарыңа Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлыклар бирсен. Уңганлыгың, җитезлегең, зирәклегең белән дан казанган Балтач кызы булуың белән горурланып яшәрбез.

Алсуның кабере Балтач зиратында. Быел карлар күп яуды, һәр яуган кар бөртеге кабер өстенә җылы юрган кебек ятты, чәчкәләрне акка бизәде... Искә алуыбыз мәрхүмәнең рухына изге дога булып барып ирешсен, рухын шат кылсын иде.

Фото, видео: социаль челтәрләрдән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәрсия