Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Югары Кенәлеләр авылларын чистарту һәм матурлау эшендә (+фото)

Тирә-юнебез күзгә күренеп яшелләнә, табигать уянып, күзгә рәхәтлек бирә.

Дөрес, табигатебез үз көче белән ямьләнә ала, тик чүпләрдән арына алмый. Ә әлеге җаваплы эштә аңа рәхәтләнеп ярдәм итүчеләр дә булса, бу игелекле эш кенә булып калмыйча, җаннарга рәхәтлек тә өстәр иде. Дөрес, районыбызда андый кешеләр, шөкер, байтак.
– Авылыбызны матурлату,чистарту өстендә эшләдек, спорт мәйданчыгыбыз, ял паркыбызны ялт иттердек, әзер эшебезнең нәтиҗәсенә сөенеп, ахырдан уха пешереп ашадык, эх тәмле булды, – дип яңалыклары белән бүлешә Югары Кенәдән Рания Мотыйгуллина.
Кечкенә генә авылның бүгенге көндә гөрләп яшәвендә шушындый яшь гаиләләрнең тырышлыгы зур. Моннан ничәдер еллар элек бетеп барган авылга заманча йортлар салып, киләчәкләрен шушында дәвам иткән гаиләләргә сокланмый мөмкин түгел. Авылдан качарга торган яшьләр өчен дә үрнәк булса иде алар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кенә авылы