Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Юк” дип зарланып кына түгел, баксаң, шөкер итеп, сөенеп тә була икән бит. Укып карагыз әле

Әлфинур туташ күршесе Әхмәтҗан абыйга зарланып: “Чын дусларым юк, яхшы эш хакым юк, машинам юк, үземнең фатирым юк, яшьлегем дә юкка чыга, яхшы киләчәккә бернинди өмет тә юк, сөйгән егетләрем дә юк”, – дип сөйли.

Әхмәтҗан абый, ак сакалын капшап: “Әйе, кызым, синең әле моннан тыш та бик күп әйберләрең юк... Дәваланмый торган авыруың да юк, дөньяның матурлыгын күрер өчен күзләреңне пәрдәләгән сукырлыгың да юк, якын кешеләреңнең матур сүзләрен ишетүеңне киртәләгән чукраклыгың юк, ачлыктан карыннарыңны шештергән, хәлеңнән тайпылдырып, аяктан еккан ачлыгың да юк. Өстеңдә асылынып торган һәм күңел тынычлыгыңны алган, йокыңны юкка чыгарган бурычларың юк. Үлем хәлендә яткан, синең күзләреңә карап, синнән ярдәм көткән сөйгән ярларың юк... Әлеге “юк” дип бетә торган җөмләләрне язарга керешсәң, язып бетерә алмаслык. Шуңа күрә, кызым, биш-алты “юк” дип сөйләгән нәрсәләрне күңелеңнән чыгар һәм бик күп “юк”ларның синең өчен хәерле булганын күзаллап, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле бул”, – дигән.

(Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин. “Бәхетлеләр календаре 2018)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәхетле булу серләре