Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юк дияргә ашыкмыйк: Бар икән бит ул Тимурчылык! (+27 фото)

Тузга язмаганны сөйләмә дигәндәй, кеше ышанмастайны язма диярләр инде миңа бу юлларны укыгач. Тик моңа ышанмаска мөмкин түгел.

Фотолар ук та сүзнең дөреслеген ачып бирә. Сүзем безнең гасыр тимурчылары турында. «Тимур һәм аның командасы» турында совет чоры вәкилләре белә, алар ялгыз әби-бабайларга, инвалидларга йорт эшләрендә булыштылар, игелекле, рәхимле булулары белән аерылып тордылар. Чөнки дәүләт шуңа өйрәтте. Тора-бара тимурчылыкның әһәмияте тәрбия мәсьәләсендә мөһим роль икәнлеге аңлашылды һәм җөмһүриятебезнең Яшьләр эшләре министрлыгы моны үз күзәтүенә алып, игелекле эшне башлады.

– Быел май аенда министрлык тарафыннан “Иреклеләр” үзәге оештырылырга кушылды, – ди Балтач районының спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге белгече Айсылу Нуриева. – Әлеге үзәкне “Хыял” яшьләр үзәгендә булдырдык. Җитәкчесе әлеге үзәкнең педагог - оештыручысы Наил Низамиев. Шул вакыт аралыгында инде күпме игелек кылырга өлгергән бу үзәк. Әби - бабаларга ярдәм итү, һәйкәлләрне җыештыру, чишмә яннарын тәртипләү, мөмкинлекләре чикле иптәшләргә булышу, аларның бәйрәмнәрен матур итеп уздыру дисеңме... Счоңгы вакытта аларның ярдәмнәре турында күпме җылы сүз ишетәбез.

– Быел бәрәңгемне ничек казып алырмын дип бик борчылдым, – ди сәламәтлеге нык какшау булган Наил абый. – Волонтерлар килделәр дә, казып, җыеп, урнаштырып та киттеләр. Күктән төшкән бәхет булды алар минем өчен.

Олыларга азык-төлек, даруханәләрдән кирәкле дару-препаратлар китереп бирүчеләр дә алар. Волонтерларның алдагы айга һәрвакыт планнары әзер. Моның өчен алар “Хыял”дагы штабларына ай саен җыелалар, фикерләшәләр, укыйлар, өйрәнәләр, ай саен төзегән планнарын тормышка ашырып баралар.

Бәйрәмнәрне шулкадәр заманча, үзенчәлекле итеп алып баралар, күңелләр киләсе елга кадәр хушланып, уңай энергиягә баеп кала. Җанга сихәт бирүчеләр алар, - ди физик мөмкинлекләре чикле иптәшләрнең “Фикердәш” клубы җитәкчесе Чулпан Габделганиева.

Изге һәм кадерле саналган урыннар-чишмә, һәйкәл тирәләрен һәр ел фасылы саен карап-тәртипләп торулары белән бистә, авыл халкы алдында абруй казаналар. Әйләнә-тирәдәге ташландык чүпләрне дә нәкъ менә алар җыя.

– Тимурчылар! “Ирекле”ләр! Рәхимле хезмәтләрегез дәвамлы булсын, күпме җылы сүз, рәхмәтләр яңгырый сезнең тарафка! Шушндый үзәк оештыруны карар иткән һәм гамәлгә ашырган Татарстан Республикасының спорт һәм яшьләр эшләре министрлыгына аерым рәхмәт! Яшәсен тимурчылык! Рәхәт күрсен ятим, нәүмиз җаннар, ялгыз өлкәннәр, сәламәтлеге какшау кешеләр!

Фото: Айсылу Нуриева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иреклеләр