Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юк, онытылмый, күңел сыкрап елый...

23 март көне безнең гаиләгә бик зур кайгы китерде

Юк, онытылмый, күңел сыкрап елый,

Ярсып, тырмап ала йөрәкне.

Көннәр үткән саен сагындыра,

Өзгәләнеп инде үзәкне.

23 март көне безнең гаиләгә бик зур кайгы китерде – кадерле әниебез Сурия Шәйхелислам кызы Һадиеваны алып китте. Якты йөзле, ачык, саф күңелле, ярдәмчел, җырга-моңга оста булган, тормышның барлык сынауларын сабырлык белән кабул итүче, безне – 5 баланы тырышып аякка бастыручы, соңгы сулышларына кадәр безгә терәк, булышчы булды, өмет учагы иде.

Авыр көннәрдә безнең хәсрәтебезне уртаклашкан Бөрбаш авылы халкына, туганнарга, дус-ишләргә, якын күршеләргә, әнине хөрмәт иткән Балтач районы халкына чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Авыр кайгылар сезне әйләнеп үтсен, гаиләләр тыныч, тигез яшәсен дигән теләктә калабыз. Әниебез рухына кылган догаларыбыз кабул булсын. Аллаһы Тәгалә соңгы урыннарын җәннәтләрдә насыйп итсен.

Юк, онытылмый, мәңге онытылмый,

Күз яшьләре инде кипсә дә.

Әни бит ул мәңге, гомерлеккә,

Безнең арабыздан китсә дә.

Һадиевлар гаиләсе,

Бөрбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рәхмәт хаты рәхмәт сүзләре