Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бакча балаларына елмаюны кем өләште дип уйлыйсыз? (+фоторепортаж)

Иртәли-кичле балаларыбызны бакчага илткәндә хәзер инде көн яктырды, моның белән бергә күңелләр дә әзрәк тынычланды. Ләкин әле бу ул һәм кызларыбызның киемнәренә яктылык кайтаргыч элементлар такмаска дигән хокук бирми.

Кичә район ЮХИДИ бүлеге инспекторы Рәниф Галимбеков һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе Лилия Һадиева белән берлектә бистәнең 4нче номерлы балалар бакчасы балаларын кайгырту йөзеннән, киемнәргә беркетелүче смайликлар өләшенде. Балалар әлеге көтелмәгән бүләкне бик шатланып кабул итеп, ЮХИДИлеләрнең киңәшләренә рәхмәт әйтеп, сөенеп өйләренә ашыктылар.

Бу көнне яктылык кайтаргыч элементларны бер баланың киемендә дә күрмәдек. Дөрес, балалар куйганын да тотмый инде. Шулай да киләчәктә дә игътибарлы булып, кечкенә генә бер смайликның да баланың гомерен саклап калырга мөмкинлеген онытмасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев