Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юксынабыз, сагынабыз!

11 сентябрь гаиләбезгә аңлатып бетерә алмаслык зур кайгы алып килде.

Барыбызны ятим калдырып, әниебез Евдокия Романовна мәңгелеккә күзләрен йомды. Бик авыр, ямансу әнисез. Адәм баласы ничә яшьтә булса да әни кирәк шул. Юксынабыз, сагынабыз сине, әни! Гомер буе хезмәттә булдың, безне дә шул рухта тәрбияләдең. Төпле киңәшләрең белән һәрчак туры юл күрсәттең. Хәзер синең ярдәмеңнән башка ничек яшәрбез? Авыр, бик читен синнән башка. Күк йөзен әйтерсең кара болыт каплады, җирдә яшәеш туктады. Әле ярый авыр минутларда янәшәбездә олы йөрәкле, киң күңелле кешеләр булды. Рәхмәт аларга. Кайгыбызны беренчеләрдән булып уртаклашкан һәм матди ярдәм күрсәткән күршеләргә, туганнарга, авылның шәфкать туташларына, «Сорнай» җәмгыяте коллективына олы рәхмәтләребезне ирештерәбез. Һәрбарчасына бәрәкәтле гомер, тазалык, тигезлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250