Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юксыну: Латыйпов абый яки үткән заман идеологы

Яңа ел аллары иде. Түбән очта яшәүче пенсиядәге укытучы Рауза апа Зиннәтуллина белән сөйләшәбез. Тумышы белән безнең авылныкы булмаса да, 50 елдан артык бездә яшәгәнгә, авыл дип җаны ихластан авырта, кечкенә генә үзгәрешкә дә сөенә укытучы апабыз.

Ул әле дә авылча аралашуның тәмен белә, әле дә шул гадәтне "куучы", тирә-күршеләренең генә түгел, башка авыллардагы туган-тумача, таныш-белешнең дә хәл-әхвәлен еш белешеп торучы кеше. Үзенә шалтыратучының да саны юк. Телефоны бик азга гына тынып тора.

- Соңгы араларда бер хәл белүчем кимеде бит әле. Иске Салавычтан Латыйпов (ни хикмәттер, бездә аны бар кеше гомер буе Латыйпов дип йөртте) гел шалтыратып тора иде, үзе авырып, урынга егылганчы, гел башкалар хәлен белде...

Безгә дә еш шалтырата иде ул, минәйтәм. Әнинең сыйныфташы булганга, безгә генә түгел, авылның ветераннар советы рәисе буларак, башка авыллардагы өлкәннәрнең дә хәлен белешеп, шалтыратып тора диләр иде. Барып, йөреп кайтырга да күп сорамады. Без дә инде аның шалтыратуына, үтешли кереп хәл белүенә күнегеп беткән идек. Бер чакны, моннан ун еллап элекме икән, әнигә ул: "Сине мәктәпкә, очрашуга чакырдылармы? - дип тә шалтыратып, гаҗәпләндергән иде. - Яңгулга Марска шалтыраттым, аны да чакырмаганнар. Карале, мәктәпне тәмамлауларына илле ел тулганнарны чакырганнар, безне юк. Безгә дә бит быел алтмыш ел тула". Әнә шулай, кешеләр белән аралашудан, очрашудан туймады, арымады Габделхак абый. Киресенчә, шуңардан тәм таба иде бугай. Шуңа күрә чакырган бер җирдән калмады...

Хәер, нигә гаҗәпләнергә: ул бит озак еллар колхозда партоешма секретаре булып эшләде, үз чорында эше бик макталды, югары бәяләнде. Кешеләрне белеп, аңлап, яратып эшләде. Аңардан беркем дә курыкмады, аңа карап, кешеләр арасында дәрәҗәсе дә ким-хур булмады. Шактый коры холыклы председатель Харис абый Галимуллин белән дә килешеп эшли белде. Белгечләрнең, халыкның бар зары аңа сыйды, ике арада сүз йөртеп, низагны күпертмәде, киресенчә, ике арада күпер булып, җитәкченең дә абруен саклады, халыкның да үтенечен җиткерде. Гомумән, кешеләр белән эшләү дигәнең бу абыйның канына сеңгән иде, күрәсең. Партоешма чагында ул өлкәннәрне генә түгел, бакча, мәктәп яшендәге балаларның да кем баласы булуын танып белә (бу сәләте белән бик күпләрне аптырата иде), күргәндә, сүз катмый, сөйләштерми калмый иде. Сөйләргә дигәндә, аңа куш, аудиторияне сәгатьләр буе авызына каратып тота ала.Ил-көн яңалыкларыннан шулкадәр хәбәрдар һәм аны халыкка гади генә итеп аңлата да белә иде. "Үзе газета укый, күзе - телевизорда, әле шул ук вакытта радио да тыңлый", - диләр иде аның турында. Белемле, энергияле, сүз тәмен белә, кешегә ни кирәген аңлый иде. Гел коллективларда булды, эш арасында гына да күпме мәгълүмат биреп китә, кыскасы, чын лектор, чын пропагандист, чын идеолог булды. Журналист халкы белән дә бик теләп аралаша (ә бу колхоз районда, республикада гына түгел, Союз күләмендә данлыклы, ул чорда тәҗрибә тарату дигәнең модада - шунлыктан, алар биредә бик еш була иде), алар өчен дә үз кеше булды.

Беренче курсны тәмамлап, район редакциясендә эшли башлаган беренче көннәрдә үк, ул чактагы редактор Әхәт абый Фазылҗанов үзебезнең колхозга командировкага җибәргән иде. Бухгалтериядәге мине танып белгән апалар: "Ручкаң бармы соң, блокнотың бармы?" - дип, балачагасытып каршы алганда, ул миңа, чын журналистка сөйләгәндәй, бик күп мәгълүмат бирде, җәйләүгә алып төшеп, сыер савучылар белән таныштырырга да иренмәде... Әле алай гынамы, гомерем буе йөрәгемдә йөртерлек бик акыллы киңәш тә бирде. Ул вакытта Иске Салавычта урта яшьләрдәге ике хатын кинәт вафат булган иде. "Сеңлем, сезнең әни дә йөрәк белән авырый, саклагыз, сакламасагыз, ул да шушылай егылып үләргә мөмкин", - диде ул. Тәнкыйть язмаларым уңаеннан райком, райкомол әгъзаларын җыеп үткәрелгән махсус җыелышта да, мине яклап, авыз ачарга җөрьәт итүче ике кешенең берсе булды Габделхак абый...
Эшеннән туктагач та ул өйгә бикләнмәде, нәрсә әйтерләр, гаепләмәсләрме дип тормады, авылның өлкәннәре белән тиз арада уртак тел тапты, мәчеткә дә, җеназасына да, башкасына да йөрде. Аяктан егылганчы йөрде, авылдашларыннан аерылмады...

Яңа елның озын ялларының бик тә тын, бик тә сихри сишәмбе иртәсендә, җәмәгате Марзия апа, уллары, киленнәре, оныкларының кадер-хөрмәтен күреп, мәңгелек сәфәргә кузгалды ул.

...Бер көнне күрше Гөлирә апа сөйли: "Бабай Латыйповны төшендә күргән. Ап-ак күлмәк, костюм-чалбар кигән, галстук таккан, көлеп, президиумда утыра ди"...

- Монда да гомере буе президиумда булды, анда да президиумда икән, - дип көлештек.

...Урының җәннәттә булсын, Латыйпов абый...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250