Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юксыну һәм соңлаган рәхмәт

Бар дөньяда дәва табылмаган яман шеш авыруы безнең гаиләне дә читләтеп үтмәде.

Алмагачлар шау чәчәккә күмелгән 15нче май иртәсендә, Иске Салавыч авылында яшәүче Фәрит Габделхәй улы Гыйльметдиновны соңгы юлга озаттык. Рәхимсез чир синдәй көчле рухлы, эшкә батыр, юмор хисенә бай, чын ир егетне дә аямады. Авыруыңны белсәң дә бирешмәдең. «Матур итеп үлә белергә дә кирәк», дигән сүзләрең әле дә йөрәкне телгәли. Пәйгамбәр яшендә китеп бардың. Казан, район табибларының тырышлыгы зур булды. Район хастаханәсенең хирургия бүлеге мөдире С.А .Корнилов, бүлек медперсоналы соңгы минутка кадәр чир белән көрәштеләр. Аларга зур рәхмәт белдерәбез, үзләренә сәламәтлек телибез. Хөрмәтең, дәрәҗәң зур булган икән бит, Фәрит! Сине соңгы юлга озатканда килгән халыкның күплегенә хәйран калырлык иде. Киңәшең белән дә ярдәм итә идең шул. «Эз калдырып китим бу дөньяда дисәң, гомер җитмәле түгел» дип үзәк өзеп җырласалар да, авыл урамнарында күп калды син эшләгән эшләр. Хәзергә кадәр очраган саен рәхмәт укыйлар. Үзең яткан зиратның коймасын эшләүдә дә көчең керде, «савап өчен» дип, эретеп-ябыштыру эшләрен син башкардың бит.
Шушы авыр хәсрәтебезне уртаклашып, матди һәм рухи ярдәм күрсәткән Татарстан җәмгыяте рәисе Рамил Рәшит улы Нотфуллинга, иремнең хезмәттәшләренә, балаларыбызның эш урынындагы җитәкчеләренә, хезмәттәшләренә, күп авыллардан килгән туганнарга, аларның хезмәттәшләренә, дусларга, кода-кодагыйга, киявебезгә, күршеләргә, балаларыбызның укытучыларына, сыйныфташларына, йола үтәүче әбиләргә, бабайларга, барча авылдашларга, бүгенгә кадәр хәл белүчеләргә баш иеп, олы рәхмәтебезне белдерәбез. Аллаһы Тәгалә сезгә ачы хәсрәтләр бирмәсен, тигезлектән, исәнлектән аермасын. Безгә күрсәткән ярдәмегез изгелеккә саналсын, ярабби.
Бу язма Фәрит рухына дога булып ирешсен, урының җәннәттә булсын дигән теләктә, сине сагынып, юксынып, балаларың, туганнарың, тормыш иптәшең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250