Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юл хаталарны кичерми

Бүгенге көндә юлларда балаларның иминлеген тәэмин итүгә бәйле проблемалар актуальләшә бара. Моңа урамнар һәм юлларда хәрәкәт көчәю дә, табигать бәла-казаларының саны арту да сәбәпче.

Балаларда юлда үз-үзеңне тотуның имин һәм законлы булуы өчен кирәкле белемнәр, осталык, күнекмәләр формалаштыру системасының төп буыны булып балалар бакчасы, мәктәп санала. Ә аларга ярдәмгә район ЮХИДИ бүлеге инспекторлары һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе Лилия Һадиева килә.

– Белем һәм тәрбия бирү учаклары белән берлектә уку елы дәвамында күп кенә чаралар, әңгәмәләр, акцияләр, җыелышлар үткәрәбез. Быел да районыбызның һәрбер мәктәбендә булып, җәйге каникуллардан соң иреккә чыгып килгән балалар белән яңадан юл йөрү кагыйдәләрен искә төшердек. Әти-әниләр җыелышларында катнашып, балаларның киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар булырга тиешлеген кат-кат аңлаттык. Уку елы башында ук үткәрелгән иминлек атнасы дип аталган чарага да районыбызның күп кенә балалары бик теләп кушылды һәм безнең тарафтан бирелгән биремнәрне үтәделәр, – дип бу юнәлештәге эшчәнлекләре белән таныштырды Лилия ханым.

Көн саен юлларда күпме фаҗигаләр булып тора. Иң аянычлысы аларда кешеләр гомере өзелә, балалар һәлак була. Шунысы бик үкенечле: фаҗигаләрнең сәбәпләре күп очракта балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен белмәве яки белеп тә аларны үтәмәве тора. Районыбыз буенча да балигъ булмаган балалар арасында да юл кагыйдәләрен бозучылар бар. Бу машиналар юлын тиешле урын, ягъни җәяүлеләр юлыннан чыкмаган өч бала, тиешсез җирдә велосипедта йөргән – унбер, мотоцикл белән идарә иткән бер укучы. Шул ук вакытта балаларының иминлегенә саксыз караган әти-әниләр дә гел очрап тора. Бу очракта сүз машинада балаларын тиешле креслосыз йөрткән 63 шофер турында бара.

Юл хаталарны кичерми. Балаларның иминлеге иң беренче чиратта әти-әнигә бәйле булуын онытмыйк. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәүне үз мисалыбызда күрсәтеп, юлларда сак йөрергә кирәклекне һәрчак искәртеп торсак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл йөрү кагыйдәләре