Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юл кырыйларын кем чүп оясына әверелдерә? (+фоторепортаж)

Бу сорауга күпләребез, әлбәттә мин түгел, кемдер башка кеше юлга чүп ташлый, дип җавап бирәчәк. Үзебез ташламасак та, утырган машина тәрәзәсеннән кәгазъ һәм башка чүп-чар ташлаганда, алай ярамый, дөрес эшләмисеӊ кемнеӊ әйткәне бар.

Иманым камил, бу сүзләрне йөздән берәү генә әйтергә мөмкин. Юл кырында  яткан чупләрне башка җирдән китереп ташламыйлардыр инде, шәт. Кемдер әйтергә мөмкин, район аша башка өлкәләргә дә узып йөриләр, алар да чүпли, дип. Әмма юл кырыена чыгып, иркенләп пиво һәм аракы эчеп утыруны ерак юлда йөрүче шоферлар хуп күрмиләрдер. Ничек кенә булмасын, үзебезнеӊ юллар өчен без үзебез җаваплы. Яз-көз, җәй айларында бюджет өлкәсендә эшләүче әниеӊ, апаӊ яисә сеӊелеӊ, тормыш иптәшеӊ син ташлаган чүпне җыештыра икән, нигә әле без аларны, үзебезне хөрмәт итмәскә тиеш, тирә якка чүп ташларга тиеш.

Юлга эшчеләрне чыгарганда, аларга ерактан күренә торган махсус жилетлар белән тәэмин итүне дә онытмаска кирәктер. Шулай ук җыелган чүпне вакытында алдыру хәстәрен дә күрергә кирәк. Ә монысы инде бу эшне оештырган оешма һәм җитәкчеләргә турыдан-туры карый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чисталык