Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юлда  туган уйлар

Юлда йөргәндә тәрәзә аша, юл буеннан “йөгерешкән” күренешләргә карап уйланып барырга ярататам мин. Башка  «даһи» уйлар да  гел юл йөргәндә килә.

Яңа авыл кайчан булыр?   (Елның бер көне...)

Быел көзлектә түшәлгән яңа асфальт юлдан юыртып кына барган автобус тәрәзәсеннән каршыдагы удмурт авылы күренә башлагач әлеге авылның исеме кайдан килеп чыкты икән дигән уй туды. Янәшә татар авылларының килеп чыгу тарихларын  ишеткәләгән бар, ә боларныкын юк. Бер уй икенчесен ияртә бит инде ул. Уйлыйм... ә нишләп хәзер менә шундый яңа авыллар барлыкка килми икән? Җавап бик күп төрле. Бәлки җирләр бүленеп беткәндер. Яңа авыллар төзү тыеламы икән әллә? Халык шәһәрләргә ашкынганда нинди авыл төзү монда диләрме икән? Элек бит инде кемнәрдер кемнедер куып җибәргән, кемдер үзе аерылып чыгып киткән дә, каядыр төпләнеп шуннан авыллар барлыкка килгән.  Авыл тарихларының башы күбесе шулай башланган. Ә хәзер? Беренчедән дип уйлыйм, берәүнең дә тик торганнан гына  төзегән “оя”сын ташлап каядыр   чыгып китәсе килмәс. Чыгып та китәрсең, әмма син барып урнашасы җирләрнең күптән хуҗасы бар, бар да документлаштырылган. Төенчегеңне төйнәп тагын кире кайтасың булыр. Аннан соң бүгенге заманда чыгып китеп яңа авыл оештыра калсаң исемен ничек куярсың? Ни әйтсәң дә хәзерге яңа сүзләр белән шыплап тулган башлар гади, авылча гына исем дә сайламаслар. Бүгенге көндә киң кулланылышта булган, чит телдән кереп  үзебезнекенә әйләнгән сүзләр авыл атамасына әйләнер кебек тоела. Менә минем уйлавымча киләчәктә “булачак” авыл исемнәренең берничәсе. Бәлки , “Резон” дип атарлар- аларның чыгып китүенә сәбәп булган бит инде.  Барып урнашкан җирләре күңелләренә ошаса,  “Лайк” дигән атама да кушмаслар дип әйтеп  булмый. Интернеттан туйган, табигать  белән генә аралашып яшәргә теләгән кешеләр “Вай-файсыз” дигән атаманы сайларлар  шикелле. Онлайн, Фейк,  Окейгугл, Кэшбэк, Блогербаш, Түбән Бутик,Югары Фаст-фуд, Урта Хата, Яңа Селфи,  Иске  Фотошоп  кебек исемнәр популяр булыр кебек тоела.

Менә бу бер кирәкмәгән уйның баш мие буйлап “йөгереп йөрүенә” ачу  да килеп куйды. “Булган авыллар бетмәсен диген, нәрсәгә сиңа яңа авыл”,-  диде акыл. Ә акыл бераз бар минем! Әнә,шәһәр эчендә кече шәһәрләр төзелеп, аларда синең авылыңнан, күрше-тирә авыллардан киткән яшьләр төпләнеп, ипотека түләп ятканда, автобуста утырып барып кына бик каты эш кырырсың инде. Булмастайны уйлап та торасы юк. Әмма шулай да, кулдан килмәсә дә уйда гына булса төзисе килә бит шул Яңа авылны. Карале әй, яңа авылга исем дә әзер! Авыл төзергә уйласалар Яңа авыл дигән исемне тәкдим итәргә кирәк әле... үзебезчә булсын!

 Исемеңә исең китсә! (Елның тагын бер көне  көне...)

Автобуста балалар бик тыныч булалар кайбер көнне. Ул көнне дә тып-тыныч кына барабыз. “Я, Лилия, бүген нинди уй төшәр икән инде башыңа?”- дип уйлап кына бетерүем булды, “Кара,  минем исем Лилия бит, үзем кушасы булса мин үземә нинди исем кушар идем икән?”- дигән уй баш миенә “йөгерде”.  Чынлап та, әгәр дә кеше исемне үзе сайлап аласы булса? Җәмәгать, әйткәндә җиңел генә тоелса да,  бик авыр эш бу. Шуннан уйлыйм, әгәр сиңа башка исем белән эндәшсәләр, мәсәлән, Алия, Галия,  Айзилә,  Ландыш, Зөһрә булсаң. Тегесен дә әйтеп карыйм, монысын да ябыштырып карамакчы булам. Берсе дә ошамый. Барыбер үземнеке матур.  Исемнәр бит мең төрле. Үзебез дә бит яңа туган сабыйларга кушылган ят, сәер исемнәрне ишетеп  “Баласын  таба беләләр, исемен таба белмиләр” дип уйлап йөрибез кайчакта.  

Ә минем исемне бабай куштырган.  Сеңлемнең исемен мин куштырганмын. Балалар бакчасында Айгөл исемле кыз күреп кайткач, безгә дә Айгөл кирәк дигәнмен. Теләгем чынга ашкан. Сеңлем туган, Айгөл кушканнар. Әмма кайчакта бала-чагалык белән, ачу  чыкканда аны  “айгыр” дип үртәгәнемне дә беләм. Ә менә энекәшемә Нияз исемен кем кушкандыр анысын әйтә алмыйм.

Үз улым тугач  кайнанам  белән икебез Данияр кушыйк дип йөрибез. Әмма әтисенең “Башта мин үземнекен куштырыйм әле. Сез үзегезнекен соңыннан куштырырсыз”  диюе улымның Фәнзил исемле булуы белән тәмамланды. Үзебезнекен әле һаман куштыра алган юк. Улым бу турыда белгәч, “Ярый аны куштырмагансыз әле, миңа үз исемем ошый” диде. Менә бит, насыйп әйбер шулай була.

Ә бит кемдер үз исемен яратмыйча яши, кемнәргәдер аны килешми дип алыштырырга да кушалар.  Алыштырганнан соң ул кешеләргә ике исем белән дә эндәшәләр, һич аңламыйсың, ул үзен кайсы исем белән ярата. Кайбер кешеләргә исемне  халык үзе дә куша. Туу турындагы таныклыгыңны  күрсәтеп йөри алмыйсың. Үзебезнең авылда гына да шундый очраклар бар. Халык телендә ул кешеләрнең ике исеме дә йөри. Таныклыкта берсе генә язылган югыйсә!  Ни генә дисәләр дә, минемчә беренче мәртәбә кушылганы барыбер якынрак була. Алыштырырга язмасын.

 Шатлык китерүче кара  полоса (Елның  тагын бер көне...)

Әйткәнемчә  автобус тигез асфальттан “шуып” кына бара. “Әле узган ел гына  мондый юллар безнең хыял иде”  дип уйлыйм.  Хыяллар чынга аша икән ул.  Көтәргә һәм ышанырга гына кирәк. Әлеге юлларның начарлыгын, андагы бетмәс-төкәнмәс чокырларның санын аннан йөрүчеләр үзләре генә беләләр. Хатын-кыз  “аңлап йөрмичә” машинасын бетерсә, ирләр аңлы рәвештә, чокырның берсенә төшмим дип икенчесенә төште. Чөнки аларны урап кына чыгып китәрлек түгел. Бик күп зарланулар, социаль  челтәрләргә хат юллаулар аркасында андагы чокырларга даими рәвештә вак таш салынып торды. Әмма бер- ике машина үтүгә ул таш кырга оча да бетә бит инде. Кара-каршы очрашканда тәгәрмәч астыннан очып чыгып тәрәзә пыялаларын да чәрдәкләде.   Авылыбыз балалары күрше авылга йөреп укыганлыктан әти-әниләр дә бик борчылдылар.

Көннәрдән бер көнне авыл юлын менеп, шушы үзәк юлга борылган өлештә ваза белән чәчәкләр пәйда булды!!! Тере, суга утыртылган, гади лилия чәчәкләре. Бик тиздән бу ваза челтәргә дә менеп  “кунаклады”.  Халык фикерен язды. Кем куйган, кайсының башына килгән мондый уй? Тузган, эштән чыккан юлга ясин кебегрәк күренеш булды бу. Шактый көннәр торды әлеге ваза, чәчәкләрен дә яңартып тордылар. Көннәрдән беркөнне вазаны бәреп киттеләр. Күрәсең әлеге машинаның бу юлдан беренче мәртәбә генә үтүе булгандыр, бәлки төнлә бәрдергәннәрдер. Мондагы вәзгыятьне белмәгәндер.  Үзебезнекеләр  аны саклап  кына йөргәннәр иде.

   Ә менә быел шушы ике авыл арасына яңа юл түшәделәр.  Түздек, сөендек, шатландык. Район үзәгенә турыдан да,  юл төзүчеләр юл кырына ясаган юлдан да йөрдек. Җәйдән алып көзгә кадәр дәвам итте ремонт эшләре. Яңгырлы вакытларда гына бераз читен булды, машиналар басу юлыннан аркылы кайттылар. Әмма беркем дә зарланмады дип беләм. Юл ачылгач та күңел ышанып җитмәде, чынлап та безгәме бу бәхет? Кара полосаның да шатлык китерә торганы була икән бит!  Теге ваза белән чәчәкләрне тагын кую кирәк иде. Бу юлы рәхмәт йөзеннән, шатлыктан. Тик теге кешенең моңа башы җитмәде. “Эх, үзем булса да куясы калган. Кеше гаепләргә оста инде без” дип уйлый- уйлый автобустан төштем.  

Әле юлның калган өлешен киләсе җәйгә  салачаклар. Анысы бездән узып Субаш ягына таба булачак. Киләсе җәй Субаш ягына  кара- шатлык полосасы алып киләчәк. Ваза белән чәчәкләрегезне әзерли торыгыз, күршеләр!

Лилия Гарифуллина

Көшкәтбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев