Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юллар иминлеге, кеше гомере сагында торучылар

3 июль көнне ЮХИДИ хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә, быел әле Россия дәүләт автоинспекциясе оешуга да 85 ел тула.

Районыбыз юлларындагы иминлекне кемнәр саклый, тәрбия һәм белем бирү учаклары белән тыгыз элемтәдә эшләп, балаларга кечкенәдән юл кагыйдәләрен кемнәр өйрәтә, бүгенге язмам әнә шулар хакында.

Ел саен юлларда транспорт чаралары саны артып тору сәбәпле, тормышны ЮХИДИ хезмәтеннән башка күз алдына да китереп булмый. Юл инспекторларының  авыр хезмәте киеренке ритмда уза. Яшерен-батырын түгел, юлларда аларны күргәч берәү дә тыныч кына үтеп китә алмыйдыр. Арабызда куркынычсызлык каешын эләктерми, кечкенә баласын махсус креслога утыртмый йөрүчеләр дә бар. Теге яки бу кагыйдәне бозган өчен штраф салучы хокук сакчысына үпкә белдерүчеләр дә юк түгел. Юкса, алар халыкның тормыш иминлеген, кеше гомерен хәвеф-хәтәрләрдән саклап калыр өчен тырышалар.

Юхиди хезмәткәрләре кышкы бураннарда, көзге җил-давылда, зәмһәрир суыкларда да үзләренә йөкләнгән вазифаны башкаруда. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында аларны чираттан тыш рейдка чакырырга мөмкиннәр. Төрле операцияләр вакытында хезмәтләре тагын да күбрәк җаваплылык таләп итә. Нәкъ менә аларның уяулыгы аркасында күпме җинаятьләр, юл һәлакәтләре булмый кала. Үзләренең дә гомерләрен куркыныч астына куеп, алар һөнәри бурычларын үтиләр.

Район ЮХИДИ бүлеген Рафил Равил улы Шәймөхәммәтов җитәкли. Аның белән бергә тагын дүрт инспектор – Рәниф Галимбеков, Булат Хәбибрахманов, Искәндәр Мөбарәкшин, Айрат Садыйков һәм бер муниципаль хезмәткәр Илшат Гыйльметдинов эшли. Бу бүлектә гүзәл затлар да бар, алар: Гөлүсә Зарипова – исәп алып бару белгече, Розалия Шәрәфиева – муниципаль хезмәткәр, Лилия Һадиева – «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе.

Шушы кечкенә генә коллектив юллардагы иминлекне саклап кына калмыйча, төрледән-төрле чаралар да үткәрә. «Тоннель» операциясе; төрле юнәлешләргә, мәсәлән, җәяүлеләр, баланы машинада махсус креслога утырт-мауга, спиртлы эчемлек кулланган шоферларга карата үткәрелүчы көч һәм чараларны махсус файдалану чарасы да иң беренче чиратта халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләнә.

Болардан тыш, «Игътибар, балалар!», «Такси», «Автобус» кебек рейдлар да үткәрелеп тора. Шуларның нәтиҗәсендә, 2021 елда хокук бозулар 2020 елныкы белән чагыштырганда кимрәк. Быел спиртлы эчемлек кулланган 43 шоферга беркетмә төзелсә, узган ел алар саны 53 булган, тиешле булмаган җирдә каршы як полосага чыгып хәрәкәт итүчеләр (обгон) саны да 20дән 14кә калган. Балаларны машинада тиешенчә йөртмәүчеләр узган ел 46 булса, быел – 42. Иминлек каешын куймаучылар хәйранга ук кимегән, 2020 елда шундый 914 кагыйдә бозучы туктатылса, быел 672 шоферга беркетмә төзелгән.

Ә менә юлны дөрес, тиешле җирдән чыкмаучы җәяүлеләр саны киресенчә арткан, 30дан 53 булган. Вакытында штрафларын түләмәүчеләр дә быел 63 кеше булган, 2020 елда алар – 56. Замана алга барганлык белән килеп кергән электросамокатлар һәм алар аркасында килеп чыккан күңелсез хәлләр турында ишетеп торабыз. Районыбызда да барлыкка килгән инде алар һәм шулар белән дөрес идарә итмәүче 3 балага беркетмә дә төзелгән.

Алда санап кителгән кагыйдә бозуларны саннар итеп кенә кабул итмичә, аларның һәркайсын юлда йөрүче шофер итеп күзаллап, ә шушындый кеше минем юлымда очраса, ул исерек булса яки тиешсез җирдә каршыма килеп чыкса нишләргә кирәк дигән сорауны үз-үзебезгә бирергә кирәк.

Юл һәлакәте булган җиргә иң беренчеләрдән булып инспекторлар килеп җитә. Алар анда янчелгән машинаны гына түгел, фаҗига корбаннарын да күрә, ярдәм итә алса ярдәм итә, ә инде гомере өзелгәненең туганнарына хәбәр итә. Шушы урында да үзегезне алар урынына куеп карап, ә нигә тизлекне арттырабыз, ә нигә кагыйдә бозабыз соң дигән сорауга җавап эзләп карагыз әле.

Юкка мени алар балалар бакчаларыннан алып төрле чаралар үткәрәләр, балаларны юл кагыйдәләренә өйрәтәләр, истәлекле даталар вакытында юлларга чыгып, шоферларга төрле эчтәлекле, файдалы бук-летлар тараталар. Болар бар да безнең өчен, ягъни халык өчен эшләнә.

Без, «Хезмәт» газетасы журналистлары әлеге бүлек хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә торабыз, бергә рейдларга чыгып, төрле чараларда катнашып, матур хезмәттәшлек итәбез. Без барлык хезмәткәрләрне, ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән ихластан тәбрик итәбез. Гаилә иминлеге, ныклы сәламәтлек, юлларда тынычлык, эшләрендә уңышлар телибез.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ хезмәткәрләре көне