Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юлларда кеше һәлак була, кем гаепле?!

Район юлларында йөрүне куркынычсыз итеп буламы?! Бер уйлаганда бу сорауга җавап бик гади һәм тиз табылырга тиеш кебек. Әмма юлларда булган фаҗигаләрнеӊ сәбәпләрләрен ачыклый башласаӊ, җавап гади һәм бик җиӊелләрдән түгеллеге ачыклана.

       Февраль ахырында, Карадуган авылы аша узган олы юлда кич, караӊгы вакытта   ир-атныӊ гәүдәсе аша машина чыгып, күпләрне хәсрәткә салды. Бу очракта кемнедер гаепләү дә бик урынлы түгелдер. Кискен борылыш, караӊгы төн, һава торышыныӊ машина   утыныӊ яктылыгын күпкә киметү  бу фаҗиганеӊ төп сәбәпләре. Әле бит булган һәлакәтләрдә җәяүлеләрнеӊ үзеннән торганнар сәбәпләре күпме?! Бу мәсьәләләрне район юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү комисссиясе үз утырышында җентекләп тикшерде. Әлегә экспертиза нәтиҗәләре билгеле булмаса да, Карадуганда булган фаҗиганеӊ төп сәбәпләре аталып кителде. Авылныӊ шушы борылышында баганаларга ут кую мәсьәләсе Карадуган авыл җирлегенә йөкләтелде. Шулай ук юлны бүлү тамгаларын булдыру мәсьәләсен хәл итү «МДСУ-1»  оешмасына йөкләтелде. Район ЮХИДИ җитәкчесе Рафил Шаймөхәммәтов искәртүенчә, юлларда караӊгы вакытта җәяүлеләр, бигрәк тә балалар киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар  булу сорала. Кызганыч, бу таләп үтәлми. Комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов укучыларныӊ мәктәптән өйгә кайту маршрутлары эшләнергә, әти-әни дә, бала да юлныӊ кайсы җиреннән чыгарга, аныӊ куркынычсызлык дәрәҗәсе турында фикерләргә тиешлеген ассызыклады.

    Юллардагы вәзгыять, аларны чиста хәлдә тоту, тиешле урыннарда юл билгеләрен кую һәм юл хәрәкәтендә катнашучы һәркем тарафыннан барлык таләпләр үтәлгәндә генә юл һәлакәтләрен киметергә булуы турында комиссиядә кат-кат әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев