Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юлларга игътибар зур (+фоторепортаж)

18 октябрь – Юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре.

Район тормышын юллардан башка күз алдына китерә алмыйбыз икән, димәк, әлеге тармакта эшләүчеләрнең дә җәмгыятьтә роле зур. Сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш – бер генә өлкәдәге эшчәнлек тә юллардан башка тормышка ашырылмый.

Җирлегебездә социаль-көнкүреш объектлары төзү-ремонтлау белән бергә шактый зур күләмдә юл төзелеше, ремонты да башкарылды. Бүгенге көндә бу юнәлештә барган эшләр һәм алда торган планнар хакында район төзелеш бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев белән сөйләштек.

– Илфат Нуруллович, күреп торабыз соңгы елларда районыбызда юллар төзелеп, гел ремонтланып тора...

– Әйе, юлчыларыбызга районыбыз эчендә дә эшләр байтак. Чөнки берничә программа нигезендә юллар төзү күләмле рәвештә алып барыла. Дөрес, һәрбер җирдә дә яңа асфальт түшәлү генә күздә тотылмый, моңа юлның асфальт-бетон өслеген ремонтлау, ташлы-комлы катнашма түшәү (ЩПС), муниципаль юл фонды аша яңа салынган яки ремонтланган социаль объектлар янындагы юлларны эшләү дә керә. Программаларның күптөрле булуы, шулай ук үзара салым килеп керү белән дә районыбыз күләмендә авылара юлларны гына түгел, авыллар эчендәге юлларны да таләпләргә туры килерлек итеп эшләп барабыз. Әле эшләнәсе эшләр дә байтак.

– Күләмле эшләргә тукталып үтикче?

– Казан-Малмыж юлының Яңгул-Шеңшеңәр авыллары тирәсендәге участогы, Кили-Нормабаш юлы, Урта Көшкәт-Субаш юлы, “Каракүл”гә, “Романтик” лагеренә илтүче юлларны эшләү, “Безнең ишегалды” проектына кергән күпфатирлы йортлар янындагы юлларны төзекләндерү, “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” милли проекты нигезендә Кариле авылы аша узучы юлда ремонт ясау, Бөрбаш авылында алып барылган юл ремонты – иң күләмлеләре булып тора. Биредә төзелеш-ремонт эшләре алып барылды, асфальт җәелде, юл кырлары тәртипкә китерелде.

– Илфат Нуруллович, юллары бик начарайган авыллар, мисал өчен Кенәбаш юлы бар. Алга таба мондый юллар да яхшыртылырмы?

– Әйе, авылларга илтүче юллар бик начар хәлгә җиткән урыннар бар. Аларга сез әйтеп үткән Кенәбаш, Смәел, Алан авылара юллары керә, шулай ук авыл эчендә юллары беткән урамнар бар. Авыл арасындагы юллар “Главтатдортранс” идарәсе балансында тора. Ягъни, әлеге оешма авыл арасындагы юлларны тиешле норматив халәттә тотарга бурычлы. 2021-2022 елларда әлеге юлларда ремонт эшләре планга кертелер дип уйлыйбыз, бу турыда “Главтатдортранс” оешмасына район җитәкчелегенең мөрәҗәгате булды. Ләкин илдә коронавирус сәбәпле булган вәзгыятьнең киләчәктә тагын нинди төзәтмәләр кертәсен беребез дә белми.

– Республикада гамәлдә булган юл программаларына тукталып китикче.

– Балтачның үзендә һәм авылларында да яңа урамнар барлыкка килеп тора. Бу, әлбәттә, сөенечле хәл. Чөнки ул урамнарда гадәттә яшьләр төпләнә. Ә инде юлларына килсәк, инде берничә йорт салынган урамнарның юлларына ташлы-комлы катнашма түшәлә. Быел бистәдә Исаев, Т. Миңнуллин, Каракүл урамнарында, Чутай авылының Комсомол урамында, Карадуганның Дальная урамында шушындый эшләр башкарылды.

Болардан тыш юлның асфальт-бетон өслеген ремонтлау программасы буенча да эшләр бара. “Сабантуй” паркы, Балтачнын К.Якуп һәм Арбузова урамнары, Смәел авылының Бауман урамы, Түбән Соснаның Хәбибуллин урамы, Иске Салавычның Мәктәп урамы юллары шушы программа финансы ярдәмендә эшләнде. Дәүләт программасы буенча төзелүче һәм төзекләндерелүче социаль объектларга илтүче юлларны төзекләндерү муниципаль юл фонды нигезендә эшләнә. Быел әлеге средстволар ярдәмендә “Ватан сугышчылары” паркы, “Хыял” яшьләр үзәге, Смәелдә – мәдәният йорты территорияләре асфальтланды, Нормада яңа салынучы балалар бакчасы яны да шул программа аша асфальтланачак.

Күргәнегезчә, арада зур күләмле эшләр дә, кечерәк күләмлеләре дә бар. Барлык эшләрне дә диярлек “МДСУ-1” оешмасы башкара. “Балтач Агрохимсервис” җәмгыяте үзара салым буенча берничә авылда юлларны эшләде. Шулай ук башка оешмалар тарафыннан автомобиль юлларында ясалма яктырту җайланмалары урнаштырыла, тротуарлар эшләнә. Мисал өчен, быел Чепья һәм Салавычта юллар яктыртылды, Кече Лызи авылы башыннан алып Балтачка кадәр тротуар салынды.

– Илфат Нуруллович, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.

– Мин үз чиратымда барлык юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, сәламәтлек, гаилә бәхете, эшләрендә уңышлар телим.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев