Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юрган иясен тапты

14 июнь көнне район почта бүлекчәсе «Абунәчеләр көне» үткәрде.

Әлеге чара чын бәйрәм төсмере алды. Чөнки бирегә район, республика матбугатыннан килгән вәкилләр белән беррәттән, «Болгар» радиосы алып баручысы Ләйсән Гарифуллина да килгән иде. «Кәеф ничек» газетасы редакторы, танылган эстрада җырчысы Илназ Сафиуллин белән алар абунәчеләребезне биетте дә, җырлатты да, үзләре дә җырлады. Саф һавада абунәчеләр кайнар чәй белән коймактан авыз итте, үзләре теләгән газета-журналларга язылды, төрле отышлы уеннарда катнашты, лотереяга бүләкләр отты. Безнең «Хезмәт» газетасы да үзенең абунәчеләренә лотерея уены оештырды. Иң зур бүләгебез - җылы юрган Балтач бистәсендә яшәүче Әлфия Зиннәтовага насыйп булды. Бүләгебезне аңа илтеп үк бирдек. Газетабызны даими алдыручы Әлфия апага, гомумән, барлык абунәчеләребезгә, шулай ук матбугатка яздыртуны шулай күтәренке рухта, җиренә җиткезеп оештырган почта бүлекчәсе коллективына, хөрмәтле почтальоннарыбызга чиксез зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Искәрмә: «Хезмәт» газетасына язылу әле дә дәвам итә, шул уңайдан урындагы почта бүлекчәләренә, почтальоннарыбызга мөрәҗәгать итә аласыз, хөрмәтле райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250