Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юрий Перфилов: «Кулибин»нар күп бездә (фото)

Урта Көшкәт авыл җирлеге бүгенге көндә үзенә дүрт авылны берләштерә: Түнтәр, Урта Көшкәт, Пор-Көтәш һәм Сала Көшкәт.

Һәрбер авылның үзенең үзенчәлекле ягы, мактаулы, районыбыз тарихында дан тоткан шәхесләре бар. Биредәге ике милләт халкы бергә яшәп, аңлашып, дус-тату булып эшли. Булган проблемаларны да ярып салмыйлар, алар булды, бар һәм булачак, ләкин бит вакытында чишелеш табып килә диләр.

Озак еллар мәдәният учагының төп кояшы булып, җанын-күңелен сәнгатькә багышлаган Оля апа Кунаеваны күрүгә үк ниндидер рәхәтлек биләп ала мине. Бу юлы да шулай булды. Йөзеннән елмаю төшмәгән Оля ханым авылларындагы бүгенге тормышның бөтен ягын да чагылдырып бирде һәм бер генә мәртәбә дә уфтану, зарлану ишетмәдем мин аннан. Коммунаров урамында яшәүләрен, анда кышын суның катуын, җәен кибүен дә ачуланып түгел, ә елмаеп, берәр нишләтеп булмасмы дип әйтте ул. Бу юнәлештә эш быел башкарылачак һәм Урта Көшкәтнең үзенә аерым башня куелачак икән. Әллә ничә авылга бер генә башня булып, суга тилмереп яшәгәнгә, әллә инде күңелләре изгелек эшләүдә булганга, авылларындагы һәрбер чишмә ялт итеп ремонтланган. Шул ук Коммунаров урамында Оля апаның тырышлыгы белән чишмәгә суга йөрүчеләрдән акча җыелып ремонт эшләнгән, янәшәсенә кечкенә генә, җыйнак күпер дә эшләп куя алганнар. Икенче чишмәгә яңа сулышны шәхси эшмәкәрләр Колоколовлар бирә, ә өченче чишмәне үз инициативасы белән Сергей Апаков эшләткән.

Башка авылларда юлларны чистартмыйлар, баганаларда утлар янмый дип зарланырга яратканда, биредәге халык шөкер итә. Чөнки караңгылыктан да иза чикмиләр, урамга кар салып, чыга алмыйча утырганнары да юк. Ә менә юлсызлык борчый аларны, ләкин әлеге проблема да үзара салым акчасына хәл итеп барыла. Узган ел үзара салым акчасы Депутатская урамының берникадәр өлешенә вак таш түшәргә мөмкинлек бирсә, быел шуның калган өлешен һәм Коммунаров урамын төзекләндерүгә тотылачак. Халык әлеге төр салымны башта гына авыр кабул иткән, хәзер инде эшнең нәтиҗәсен күреп, үзләре үк теләктәшлек белдерә икән. Шулай ук балалар өчен мәйданчык эшләнү дә шушы үзара салымның файдасы, әле быел дәүләт программасы нигезендә шушы ук мәйданчык зурайтылып, үзгәртеләчәк тә икән.

2011 елдан җитәкчелек дилбегәсен үз кулларына алган Юрий Перфилов җирлектә чишелмәстәй проблемалар юклыгын җиткерде. Һәрбер эштә ярдәмгә килергә әзер торган «Дуслык» җитәкчесе Рамил Гыйльмуллин белән аңлашып эшли алар. Халыктан сөтне дә әлеге җәмгыять җыеп, югары сорт белән тапшырып, акчасын вакытында һәм югары бәядән түли икән. Ә бит 243 кеше яшәгән авылда сыер асраучылар да аз түгел, кемдәдер 5әү, ә кемдәдер хәтта 8 баш та бар диләр. Әлбәттә, мал асрау өчен дә «Дуслык» мөмкинлеген бирә, вакытында саламы, печәне, ашлыгы кайтып тора. Биредә яшәүчеләрнең төп эш урыны да ферма. Ә менә яшьләр авылдан китү яклы, читкә китеп бәхет эзли алар.

Удмурт халкының элек-электән эштә генә түгел, җыр-биюгә дә осталыклары билгеле. Милли көйләренең беренче ноталарыннан ук биюгә кереп китеп, бии белсәң дә, белмәсәң дә тыпырдап «Ээээх» дип кычкырып күңел ачасың. Бәйрәмнәрне дә һәрдаим үткәреп, аларда әллә нинди яңалыклар ачып тора биредә яшәүчеләр. Мәсәлән, узган ел үткәрелгән «Гырон-быдтон» бәйрәмен татарларга хасча бизәлгән атлар белән түгел, ә үзләре ясап чыккан тракторлар белән ачып җибәргәннәр. Андыйлар да байтак икән биредә, бу чарада гына да шундый 7 «Кулибин» җыелган. Кече авыллар көне, Пасха, Раштуа, Татьянин көн, Изге Вәли көне кебек бәйрәмнәр дә шаулап үтә. Пасха көнне кечкенә балалар башта йорттан-йортка йөреп йомырка җыя, ә аннары әти-әниләре белән мәдәният йорты бинасына җыелып, бәйрәм чарасында катнаша икән. Матушка Фотиния (Светлана Павлова) теләктәшлегендә узучы Раштуа бәйрәмен дә авыл халкы бик яратып кабул итә, биредә балаларга бүләкләр дә өләшенә. Китапханәче Римма Анисимова һәм әле яңа гына клуб мөдире булып эшли башлаган Алевтина Иванова бер-берсен аңлап, бөтен төр бәйрәмнәрне халыкны җәлеп итәрлек итеп үткәрергә омтылалар. Ләкин менә клуб бинасы гына инде нык какшарга өлгергән, бәлки монда да берәр дәүләт программасы ярдәмгә килеп, ике авыл халкын үз диварларына сыендыручы клуб та заманчалаштырылыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250