Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"ЮВТ-24" цифрлы эфир пакетына керде

Хәзер каналны өйләренә бер генә элемтә операторы да кабель куелмаган кешеләр карый ала.

11 марттан "ЮВТ-24" телеканалы программасын цифрлы пакетта карарга мөмкин. Тапшырулар DVB-Т стандартында, Full HD мөмкинлеге белән алып барыла.

"Цифрга" эфирга керү Әлмәт, Түбән Мактаманың шәхси секторында яшәүче, шулай ук эфир сигналы җитә торган Әлмәт районының кайбер авылларында яшәүче кешеләргә "ЮВТ-24" тапшыруларны карарга мөмкинлек бирәчәк. Бу Абдрахман, Нәдер, өлешчә югары һәм Рус Акташы, Кәләй авыллары. Каналны йортларында бер генә элемтә операторы да кабель уздырылмаган кешеләр дә карый алачак.

"ЮВТ-24"не карау өчен, тамашачыларга үз телевизорларын автонастройканы башлап җибәрергә кирәк булыр. Сигнал гади дициметрлы антенна аша килә. Сыйфатны яхшырту өчен аны шәһәр мәйданына юнәлтергә кирәк.

"ЮТВ-24" каналы 2021 елның 10 февралендә эшли башлады, бу - «Татмедиа» АҖ проекты. Ул Татарстанның көньяк-көнчыгышының мәгълүмат үзәгенә әйләнде һәм Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Зәй, Лениногорск шәһәрләрен берләштерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮВТ-24