Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җыя-җыя җыелыр..., ди Рамил Шакиров

Салым хезмәткәрләре көн дә аңлату эшләре алып бара

Салым түләр чак. Райондагы салым хезмәткәрләре көн дә кулларына конверт тотып килгән клиентларны кабул итә, аңлату эшләре алып бара. Ә конверт эчендә аңлашылмаучанлыклар хәйран.

– Бу хәл бездә генә түгел, бөтен Рәсәй буенча шулай, – дип аңлата соңгы вакытта үзләренә халык күп агылуның хикмәтен безнең җирлектәгеләр.

Программаларның камил эшләмәве аркасында килеп чыккан вәзгыять,   диләр моны.

Түләүләр буенча бездә халык тәрбияле, анысы, ел ахыры җитүгә салымнарга, страховкасына акчасын хәстәрләп куя. Шулай да районда 13 миллион тирәсе салым акчасы җыеласы бар әле, бу кайбер оешма-предприятиеләргә һәм дә эшмәкәрләргә кагыла, чөнки кайсыберләре ни өчендер салым түләүне тоткарлый.

– Салымнарын үзвакытында түләмәүчеләр белән ныклап эшләргә исәп, – ди район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров. – Киңәшмәләрдә ачыклык кертү, эшмәкәрләр белән очрашу, хатлар аша кабаттан исләренә төшерү әлеге сумманың тупланышына ярдәм итәр, дип ышанам.

Һәрнәрсәне үз вакытында эшләсәң генә отасың, шул исәптән салымыңны да вакытында түләп куйсаң, йөзең ак, йокың тыныч була, район бюжетына да зыян китермисең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: салым хатлары