Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үз авылы кирәк кешегә, яки Сосна Пүчинкәсендәге авыл бәйрәме турында (+фото)

Авыл җирлекләрендә “Кече авыл” көннәре уздыру гадәткә кереп китте. Әйтергә кирәк, матур гадәт, аны оештыручыларга, дәвам итүчеләргә, ул традицияне югалтмый, күңел төшерми саклаучыларга Ходай бирсен мадәт.

Әле менә июнь аенда Балтач районындагы Сосна Пүчинкәсе дә үзенең 150 еллыгын тантана итте. Шушы кечкенә генә, районыбыздан бик еракта урнашкан авылга да 150 булсын әле! Мөхтәрәм шәхесебез, Балтач авыллары тарихын язу буенча тирәнтен эшләүче Гарифҗан ага Мөхәммәтшинга кушылып, “кечкенә авылның зур тарихы”, диясе килә бу очракны.

Ә Сосна Пүчинкәсе гадәти генә авыл түгел бит әле ул. Бөек Тукаебызның әнисе Бибимәмдүдә абыстай җирләнгән авыл, әлеге кечкенә авыл хакында Рәсәйдә генә түгел, чит илләрдә дә белә булырлар. Ел да бирегә зыялылар җыела. Килер бер көн, авылга чит ил туристлары, татар мәдәнияте, татар авылары белән кызыксынучылар бермә-бер агылыр. Бәлки озак та калмагандыр инде, чөнки, мәгълүм ки, Сосна Пүчинкәсен Татарстанның туристик маршрутына кертергә җыеналар.

Әлеге тантаналы чараны оештыруга мәгариф ветераны Камил Заһидуллин моннанр бер ел элек алынган инде, авыл тарихын, аның кешеләрен барлау, бәйрәмгә хәзерлек күмәк көч белән башкарылган. “Өй артындагы болынлык печәнен чабып куйган идем, шунда бар халык сыйды”, дип куана әнә хәзер үзе. Урын әзерләргә генә калгач Камил әфәндегә әлләни авырга килмәгәндер, ә менә тантанага хәзерлек, оештыруга авылдашларны, эшмәкәрләрне җәлеп итү, читтә яшәүче пүчинкәлеләрне барлау – әлеге санап бетермәслек хезмәтләр җиңелләрдән булмагандыр.

– Шунысы күңелемә рәхәтлек бирде, – ди туган авылына ихластан гашыйк Камил әфәнде.– Авылдашлар сагынып кайтканнар. Барлык туганнар да кайтып беткәннәр. Бәйрәм элеккеге гадәтләрнең берсен яңартып, әрәпәдән, йомырка җыюдан башланган иде, мәйданда гөрләп барган уеннар белән дәвам итеп, кичке уеннар, җырлап-биеп утырулар белән тәмамланды. Авылдашлар һәр чарада да актив булды, район мәдәни үзәге хезмәткәләре музыкаль бизәлеш, бәйрәмне оешкан төстә алып бару, уйнау өлешенә ярдәмгә килде, Сосна Пүчинкәсе оныклары Рузилә Шамкаева (Рузилә туйлар, мәҗлесләр алып бару, үзе җырлап-биюләре белән еспублика районнарында да популярлашты инде З.Ш. ), Алмаз Нәҗипов бәйрәмне онытылмас мизгелләргә күмде.

Ярдәм итүчеләрне санап бетералмый Камил абый. Гаиләләр белән аркан тартышта җиңгән гаиләгә Субаштан Фәнис Вафин бозау биргән, бүгенге көндә Биектауда яшәүче авылдашлары Илфат Нәбиев һәр өйгә дә туган авылы күренеше ясалган картинкалар бүләк иткән. Яңа туган балалар да, 55, 60 ел бергә гомер иткән парлы өлкәннәр – Нәбиевлар, Гыйльфановлар да бүләкләнгән. Авылның иң өлкән әбисе – Камилә Шакирова, иң өлкән бабай Әхәт Заһидуллин (Камил абыйның әтисе икән!З.Ш.)га истәлекле бүләкләр тапшырганнар. Авыл җирлеге идарәсе бәйрәмгә күрсәтмә, элмә такта эшләткән. Кичен алты авыл командасы мини футбол уйнаган. Әбиләрнең мәйдан уртасында йон эрләү күренеше (ярыштырганнар да әле аларны!), өлкән буынны чәй табыны артына утырту (монысына Балтачта яшәүче Гөлназ Гарифуллина иганә ярдәме күрсәткән), дискотека, төне, салют – Сабантуйның иң күркәм, үзенчәлекле күренешләреннән берсе булгандыр, мөгаен.

Әйтеп бетергесез хисләр ташкыны, очрашулар, рәхәтләнеп аралашу-сөйләшү... Бәйрәмдә Балтач муниципаль районының башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдиновның, авылның тарихы турында тирәнтен өйрәнгән Гарифҗан Мөхәммәтшинның катнашуы ямь өстенә ямь булган. Яшә авыл, мең елларга кадәр яшә! Халкың булса, яшьләр сине ташлап китмәсә, синең гомер мәңгелек бит! Ә инде хөрмәтләнер өчен, яшел чирәменә басып, тудырган-үстергән авылның җир җылысын тояр өчен, исемеңне телгә алсыннар өчен – чыннан да, үз авылы кирәк кешегә!

тулырак газета битләреннән укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл көне