Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Үз өендә бәхетле булган кеше генә бәхетле”

"Йорт" сүзенең мәгънәсе күп төрле һәм һәр кеше аны үзенчә аңларга хокуклы. Берәүләр өчен йорт - ул буш вакытыңны үткәрү урыны, кем өчендер йорт - әти-әни, ә кемнәргәдер бу сүз туганнар белән очрашудан, ял итүдән гыйбәрәт.

Бу сүзләрне укыганнан соң, мин уйга калдым. Ничек инде кешенең бәхете аның йортына бәйле булсын? Соңрак мин бу әйтемнең авторын эзләргә керештем һәм эзләнүем юкка булмаган икән дигән фикергә килдем, чөнки әлеге сүзләрнең авторы - XIX йөздә яшәп иҗат иткән рус әдәбияты язучысы, бөек шәхес, Лев Толстой үзе булып чыкты.

"Йорт" сүзенең мәгънәсе күп төрле һәм һәр кеше аны үзенчә аңларга хокуклы. Берәүләр өчен йорт - ул буш вакытыңны үткәрү урыны, кем өчендер йорт - әти-әни, ә кемнәргәдер бу сүз туганнар белән очрашудан, ял итүдән гыйбәрәт.

Әйе, бу фикерләрнең барысы белән килешсәк тә ялгыш булмас.Тик, миңа калса, Л.Н.Толстой бу сүзләре белән башкачарак фикер җиткерергә теләгән.

Үз йортында, башка җирдән аермалы буларак, кеше үзен яхшырак, бәхетлерәк хис итә һәм ул кеше тормышында зур урын алып тора. Бала якты дөньяга аваз салгач та, иң беренче эләккән урыны - ул аның газиз йорты. Монда балакайны беркайчан да ташламас, авыр вакытларында ярдәм кулы сузучы, барлык башлаган эшләрен хуплаучы аның кадерле һәм бердәнбер әти-әнисе, туганнары. Шушы йортның изге тупсасында ул баланың тәүге адымнары һәм абынулары, беренче "әннә-әттәсе", күз яше һәм аның тормыш юлында үтәсе күп кенә кызыклы вә аянычлы вакыйгалар.

Инде билгеләп киткәнемчә, Л.Н.Толстой бу сүзләрен юкка әйтмәгән. Аның фикеренчә, кеше заты өчен җир йөзендә иң мөһиме - үз йортыңдагы гаилә атмосферасы. Әлеге атмосфера көн дәверендә җыелган борчулардан арынырга ярдәм итүче, күңел тынычлыгын рухи яктан баетучы якты һәм җылы учак чыганагы булып тора. Шулай ук,Лев Николаевичның баланың гаиләдә тәрбияләнүенә дә үз карашы була. Бөек язучы бала иң беренче чиратта тәрбияне гаиләдә, якыннарының җылысын һәм назын тоеп яшәүдән ала, тәрбиянең асылы шуннан гыйбәрәт, дип саный.

Авторның бу сүзләре белән килешмичә булмый. Ни өчен дигәндә, миңа калса, гаиләнең төп вәкаләтләренең берсе булып тәрбия тора. Балада дөньяга беренчел карашка, әхлакый сыйфатлар һәм кыйммәтләр формалашуга да гаиләдә нигез салына.

Алия Лапшина,
Салавыч лицееның 11 сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе